Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанлыларны июльдә эссе һава торышы көтә

Синоптикалар фаразы буенча, республикада яшен, җил һәм +25 градуска кадәр җылылык булуы мөмкин.

Дүшәмбе, 17 июльдә, тотрыксыз һава торышына карамастан, температура күтәрелүен дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава саклана. Көндез төбәк территориясенең күпчелек өлешендә кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан исәчәк җилнең тизлеге яшен вакытында секундына 16-21 метрга җитәчәк дип фаразлана.

Көндез һава температурасы +20..+25 градуска кадәр җылыначак (Казанда +23.. +25 градуска кадәр), дип хәбәр итә метеорологлар.

Сишәмбе һәм чәршәмбе көнне, 18 һәм 19 июльдә, республикада кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле тотрыксыз һава торышы сакланччак дип көтелә. Көндез +28 градуска кадәр җылыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев