Һава торышы

Татарстанга көчле яңгырлар, боз һәм көчле җил килә

Татарстанда якын арада һава торышы начарланыр дип көтелә.

Республикада яшенле һәм көчле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин, аерым районнарда боз явачак. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда кисәтә.

Һава температурасы төнлә +15..+20 градус булачак. Иртәгә көндез +30 градуска кадәр, Казанда +27 градуска кадәр эссе булачак.

 


Нет комментариев