Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанга 33 градуслы эсселек киләчәк

Май азагында антициклон республика территориясенә бик җылы һава торышы китерәчәк.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда һава торышы үзгәрүе дәвам итәчәк: пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә җылылык 33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, иртәгә, 28 майда, республика территориясендә кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин.Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Көндез һава температурасы 21дән 26 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе, 29 май төнендә җылы фронт үзе белән бераз яңгыр алып килә,әмма көндез явым-төшемнәр күренми. Көндез һава +24, +29 градуска кадәр җылына.

Пәнҗешәмбе, 30 майда, җомга көнне - 31 майда Татарстанда һава температурасы көндезләрен 27-33 градуска җитәргә мөмкин.

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, республика территориясендә эсселек 1 һәм 2 июнь көннәрендә дә сакланачак.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев элек төбәккә җылы һава торышы кайтуын хәбәр иткән иде.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/27/187043/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев