Реклама
Кайбер районнарда боз яварга мөмкин.
29 июньдә, иртән һәм көндез Татарстан территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә, көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Казанда җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Кайбер районнарда боз яву ихтималы бар.
Һава шартлары иртән һәм көндез бозылырга мөмкин. Төнлә явым-төшем ихтималы аз.
Шимбә, төнлә һава температурасы 8-13 градус җылы, көндез 23-31 градус җылы фаразлана.
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз