Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда ялларда һава торышы нинди була?

4 майда республикада алмашынучан болытлы һава һәм көчле җил көтелә. Ялларда синоптиклар һава температурасының күтәрелүен фаразлый.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, алдагы тәүлектә алмашынучан болытлы һава көтелә, төньяк-көнчыгыш юнәлештәге җил төнлә урыны белән секундына 17 метрга кадәр, көндез урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр исәчәк. Төнлә һава температурасы +6...+11 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +18 +23 градуска кадәр җылыначак.

Ялларда, 5 һәм 6 июньдә явым-төшем көтелми. «Көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарда гына, атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле, бераз яңгыр булыр дип фаразлана. Температура тагын бераз күтәреләчәк һәм төнлә урыны белән секундына +7... +13, көндез  +20...+26ка кадәр җылыначак", – диелә фаразда.

Беренчел фаразлар буенча, киләсе атна башында һава шартлары көнбатыш циклон тәэсирендә формалашачак. 7 июньдә кыска вакытлы яңгырлар көтелә, яшен булуы ихтимал, температура фоны төнлә +9... +14°, көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары +22..+27 градус билгеләренә күтәреләчәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-yallarda-yagyr-m-26s-bulyr-dip-farazlana

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев