Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда ял көннәрендә салкын һава торышы сакланачак

Көндез -36 градуска кадәр салкын булачак.

Татарстанда алдагы ял көннәрендә аномаль салкын һава торышы саклана.

ТР Гидрометеоүзәге алдан фаразлаганча, шимбә көнне, 20 февральдә, республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә бераз кар явуы ихтимал. Юлларда бозлавык саклана.

Төнлә һәм иртән һава температурасы 21дән 26 градуска кадәр, аязган вакытта 27дән 32 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава -16, -21 градуска кадәр җылыначак.

Якшәмбе, 21 февральдә, алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Көчле җил булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -24 градустан -29 градуска кадәр, аязган вакытта — 31дән 36 градуска кадәр салкын булачак. Көндезге сәгатьләрдә бераз җылыначак-17-22 градуска кадәр салкын көтелә.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/ecology/19-02-2021/tatarstanda-yal-k-nn-rend-salkyn-ava-toryshy-saklanachak-5807679

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев