Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда ял көннәрендә кабат 30 градус эсселек көтелә

Соңгы көннәрдә Татарстанда һава температурасының көндезге сәгатьләрдә +16..+26 градуска кадәр төшүе күзәтелә. Әмма киләсе ялларда ук хәл үзгәрәчәк, республикага кабат эссе һава торышы килә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда хәбәр итте.

Җомга, 22 июльдә, һава торышы элеккечә кала: кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә термометр баганалары +10..+15 градус, көндезен +24..+29 градус күрсәтәчәк. Төнлә һәм иртән югары дымлылык аркасында томан төшәргә мөмкин.

23 һәм 24 июльдә явым-төшем ихтималы аз, бары тик шимбә көнне генә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Температура тагын бераз күтәрелеп, +11..+16 градус (23 июльдә) һәм төнлә +12..+17 градус (24 июльдә) булачак. Көндез +24..+29 һәм +25..+30 градуска җитәчәк.

Алдан фаразлаулар күрсәтүенчә, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә, нигездә, явым-төшемсез һава торышы саклана. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +13..+19 градус күрсәтәчәк, көндез +25..+31 градуска кадәр эссе булачак.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев