Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда март аенда явым-төшем күп булачак

Казанда март аенда явым-төшем буенча норма 27 мм тәшкил итә.

Март аенда Татарстанда һава температурасы климатик норма кысаларына кайтачак, әмма явым-төшем элеккечә югары дәрәҗәдә кала.

«Айлык уртача температура климатик норма кысаларында көтелә. Казан буенча -5,1 градус булса, Татарстан буенча — 5,7 градус нульдән түбән», диелгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең айлык фаразларында.

Казанда март аенда явым-төшем буенча норма 27 мм тәшкил итә, ә гомумән республика — 23 мм. Ул кабат нормадан артачак, дип ачыклык кертә синоптиклар.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/ecology/01-03-2022/tatarstanda-mart-aenda-yavym-t-shem-k-p-bulachak-5850440

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев