Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда атна дәвамында аномаль салкын һава торышы көтелә

    Россия Гидрометүзәгендә илнең кайбер төбәкләрендә климатик нормадан тайпылу 5-10 градус тәшкил итәчәк, дип билгеләп үттеләр.

    Россия Гидрометеорология җитәкчесе Роман Вильфанд Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, аномаль салкын һава торышы фаразлады.

    Атна дәвамында Татарстанда, Башкортстанда, шулай ук Әстерхан, Саратов, Омск, Свердловск өлкәләрендә салкын һава торышы көтелә.

    «Температура -20...-25 градус булачак», - дип билгеләп үтте Вильфанд.

    Аның сүзләренчә, климатик нормадан тайпылу 5-10 градус тәшкил итәчәк.  

    Фото:  pixabay.com/

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/30-11-2020/tatarstanda-atna-d-vamynda-anomal-salkyn-ava-toryshy-k-tel

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: