Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда «алсу» кыш көтелә

Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев кышкы айларга һава торышы фаразларын сөйләде.

Ноябрь нинди булды

Көзнең соңгы ае Татарстан халкы өчен җылы һәм карсыз булып истә калды. Беренче ике декадасы аеруча җылы иде. Ә антициклон циркуляциясе аркасында соңгы ун көне салкынчарак булды.

«Октябрь ахырында миннән ноябрьдә нинди һава торышы булачак дип сорадылар. Казанда температура нормадан югарырак булачак дидем. Чөнки көнбатыш процесслар күзәтелә иде. Чыннан да, ноябрь бер градуска җылырак булды. Ләкин явым-төшемнәр бик аз булды, норманың нибары 30 проценты гына яуды», — диде Юрий Переведенцев.

«Казан-университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, ай дәвамында Казанда 15 мм явым-төшем булган. «Казан-опорная» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, уртача айлык норма 44 ммны тәшкил итә. Ноябрьдә уртача айлык температура -1,6 градус булган. Авыл хуҗалыгы һәм су ресурслары өчен явым-төшемнәр нормадан түбән булмаса яхшырак, әлбәттә», — диде КФУ профессоры.

Декадага һава торышы

Декабрьнең беренче ун көнлеге җылы булачак, чөнки тагын көнбатыш процесслар күзәтелә. Җылы циклон килә һәм 6 декабрьдән кабат җылытачак. Җомга көнне көндез һава температурасы ноль градус булачак. Якшәмбе, 8 декабрьдә дә шундый ук һава торышы булыр дип көтелә.

«Алдагы көннәрдә уртача көнлек температура нормадан 4 градуска югары булачак. Хәзер көнлек температура — 6,7 градус. Алдагы көннәрдә ул -7…-8 градус кадәр төшәр дип көтелә. Атна ахырында температура нормадан шактый югары булачак», — дип өстәде Переведенцев.

Беренче кар

Кышын яуган беренче кар халыкны да сөендерде һәм нәкъ кыш башына да туры килде. Кар төнлә ява башлады һәм 1 декабрьгә кадәр дәвам итте. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 5,4 мм кар яуган, кар катламының биеклеге 8 ммга җиткән.

«Бу эреми торган, тотрыклы кар катламы инде. Тотрыклы кар катламы быел ярты айга диярлек соңга калып ятты. Россия Гидрометүзәге фаразлары буенча, бу атнада сишәмбе һәм чәршәмбе кар явачак. Шулай ук киләсе атна башында да бераз кар яварга мөмкин. Әмма якын арада көчле кар явулар көтелми», — диде әңгәмәдәш.

Декабрь нинди булачак

Россия Гидрометүзәге фаразлары буенча, Казанда декабрь аенда уртача температура нормадан бер градуска югары булачак. «Казан-опорная» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, декабрьдә уртача айлык температура -9,3 градус салкын булачак. КФУ метеостанциясе шәһәр үзәгендә урнашкан, анда җылырак һәм уртача айлык температура -8,3 градусны тәшкил итә. Явым-төшемнәр нормадан түбән, 80 процент чамасы булыр дип фаразлана.

«Декабрь Атлантика йогынтысы астында. Хәзер безгә көньяк-көнбатыштан җылы фронтлы циклон килә. Кышның беренче ае җылырак һәм корырак булачак. Казан метеостанциясе мәгълүматлары буенча, декабрьдә явым-төшемнәр нормасы 38 мм, ә «Казан-университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча 55 ммны тәшкил итә», — диде КФУ профессоры.

Гыйнвар

Россия Гидрометүзәге фаразлары буенча, гыйнварда температура нормада булачак. Гыйнвар аенда Казанда көндезге температура нормасы -9,3, ә төнлә -16,4 градус. Елның беренче аенда явым-төшемнәр нормасы гадәттә 33 мм, ә карлы көннәрнең саны уртача 10 була.

Февраль

Февральдә дә уртача айлык температура нормада булыр дип көтелә. Кышның соңгы аенда көндезге температура нормасы -7,9, ә төнлә -15 градус салкын. Явым-төшемнәрнең уртача күләме — 28 мм, ә явым-төшемле көннәр саны уртача сигез була.

«Россия Гидрометүзәге фаразларына караганда, температура һәм явым-төшемнәр буенча, безнең җирлектә кыш нормада булачак. «Казан-опорная» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, Казанда уртача айлык температуралар декабрьдә -9,3, гыйнварда -13,1, февральдә -11,6 градусны тәшкил итә», — диде Юрий Переведенцев.

«Алсу кыш»

Шушы көннәрдә генә узган матбугат конференциясендә федераль матбугат чаралары журналистларына Россия Гидрометүзәге вәкилләре хәбәр иткәнчә, быелгы кыш «классик булмаячак, гаҗәп дәрәҗәдә аномаль, Европача юеш, пычрак, хәтта «алсу» булачак.

«Тулаем алганда кыш салкын булмаячак. Хәтта бу сүзне әйтергә дә куркам — алсу төстәге кыш булачак», — диде Россия Гидрометүзәге башлыгы Роман Вильфанд.

Ул китергән мәгълүматларга караганда, явым-төшемнәр буенча кыш гадәти күрсәткечләргә якын булачак. Россиянең Европа территориясе искәрмә булырга мөмкин. Анда явым-төшемнең аз булуы, ә Таймырда һәм Көнбатыш Себердә киресенчә, артык күп булы ихтимал.

«Ни өчен „алсу кыш“? Бу фаразлар картасы алсу төскә буялган дигәнне аңлата. Бу температураның нормадан югары булачагын раслый. Әгәр салкыннар көтелсә, карта зәңгәр төскә буялган булыр иде», — диде Юрий Переведенцев.

КФУ профессоры әйтүенчә, РФ Гидрометүзәгенең беренчел фаразлары буенча, Идел буенда кышкы температуралар нормада булыр дип көтелә, әмма төзәтмәләр кертелергә мөмкин.

«Тулаем алганда, кышны нормадан җылырак булыр дип фаразларга мөмкин. Соңгы вакытта күпчелек айлар нәтиҗәсе буенча, температура нормадан югары булып чыга. Бу глобаль җылынуга һәм Эль-Ниньо күренешенә бәйле. Бу күренеш Тын океан уртасында температураның кинәт кенә, 10 градуска күтәрелүе белән бәйле. Бу җылыну планетадагы гомуми температурага көчле йогынты ясый», — диде Юрий Переведенцев.

КФУ профессоры ноябрьнең беренче ике декадасы бик җылы булуын, әмма соңгы ун көненә арктик циклон кушылуын да искәртте. Шуңа күрә киләсе кышта «температура уйнау»: җепшек көннәр дә, салкыннар да булырга мөмкин.

Март

Спикер мәгълүматларына караганда, Татарстанда март аенда уртача температура нормадан бераз югары булыр дип көтелә. Казанда язның беренче аенда уртача айлык температура көндез -1,4, ә төнлә 8,6 градус салкын булачак. Мартта явым-төшемнәр күләме 27 мм, ә карлы көннәр җиде булачак.

Фото:  http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.ru/news/society/05-12-2019/tatarstanda-alsu-kysh-k-tel-5697948

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев