Татарстанда алдагы биш көндә 39 градуслы эсселәр көтелә
Һава торышы

Татарстанда алдагы биш көндә 39 градуслы эсселәр көтелә

Алдагы биш көндә, ягъни 19 – 23 августка Татарстанда аномаль эссе сакланчак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, һава температурасы көндез 37-39, төнлә 23-24 градуска кадәр күтәреләчәк.

Соңгы 120 елда мондый эсселәр нибары өч тапкыр – 1972, 2010 һәм 2016 елларда кабатланган булган

Фото: pixabay.com

Чыганак: Ватаным Татарстан


Нет комментариев