Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда эсселәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәген фаразлады

Татарстанда тәүлеклек уртача температура нормадан 4–5 градуска югарырак. Гидрометеоүзәктән хәбәр ителгәнчә, узган ялларда республикада +28…+32 градус булган. Һава көннән-көн кыза, ди синоптиклар. Аларның әйтүенчә, эсселек антициклон хөкем сөрүгә бәйле.

Гидрометеоүзәк белгечләре искә төшереп үткәнчә, һава торышын күзәтүнең бөтен дәверендә бездә иң югары температура 2010 ел җәенең беренче декадасында теркәлгән. Ул чагында эсселек +35…+42 градуска җиткән. Синоптиклар фаразына караганда, атнаның икенче яртысында көннәр бераз гына сүрелә башлаячак. Атна ахырында көндезге һава температурасы +28 градустан артмаячак. Бу араларда +33. Төнлә температура +14…+20 градус тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев