Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда +38 градуска кадәр эссе булачагын фаразлый

Аномаль эссе башка республикаларда да булачак.

Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, Чувашиядә һәм Ульяновск өлкәсендә якын көннәрдә бик эссе булуы көтелә – көндез термометрның терекөмеш баганасы +30..+39 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Тагын берничә төбәктә – Татарстан, Чувашия, Ульяновск өлкәсе, Таймыр, Сахалин һәм Ханты-Манси автономияле округында якын көннәрдә температура фоны 7 һәм аннан да артыграк градуска югары булачак», - диде метеоролог.

Аның сүзләренчә, 28 һәм 29 июльдә республикада һава температурасы +36..+37 градуска җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев