Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Синоптиклар Россиядә ноябрь җылы булыр дип фаразлый

Илнең күпчелек өлешендә, шул исәптән Идел буенда, ноябрьдә температура нормадан югарырак булачак.

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, Россиянең күпчелек өлешендә, шул исәптән Идел буенда, ноябрьдә температура нормадан югарырак булачак.

«Илнең барлык территориясендә ноябрь ае нормадан югарырак булыр дип көтелә, әмма аерым төбәкләрдә норма тирәсендә булачак", — дип сөйли ул РИА Новости агентлыгына.

Нормадан югарырак температура Россиянең бөтен Европа территориясендә диярлек булачак, ә искәрмә булып бары төбәкнең иң көньягы гына тора. Идел буе, Урал, Көнбатыш Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округында, бигрәк тә Якутиядә температура нормадан югарырак булачак, ди белгеч.

Вильфанд температура норма тирәсендә булган урыннар Урта Себер, шул исәптән Красноярск крае, Хакасия, Иркутск өлкәсе, шулай ук Томск һәм Кемерово өлкәләре, Чукотка һәм Камчатка икәнлеген әйтте.

Якынча мәгълүматларга караганда, Россиянең бөтен территориясендә явым-төшем нормага якын булачак. Әмма Идел буе федераль округының төньягында, Свердловск өлкәсендә, Чукоткада һәм Камчаткада явым-төшем аз булырга мөмкин. Хакасиядә, Иркутск өлкәсенең көньягында һәм Таймырда кирәгеннән артык яварга мөмкин булуы фаразлана.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев