Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Россиядә киләсе кыш җылы булмаячак

    Россиянең Европа өлеше үзәгендә ноябрь аеның икенче декадасы ахырына кар ятарга мөмкин.

    Россиянең Европа өлешендә киләсе кыш узган елдагы кебек «экстремаль» җылы булмаячак. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте, дип яза «Парламентская газета».

    «Ягып җылыту чорына комплекслы фараз буенча фикер йөртсәк, илнең бөтен территориясендә диярлек температура фоны нормага якын булыр дип көтелә», – диде метеоролог. Аның сүзләренчә, Россиянең Европа өлеше төньяк яртысында һәм Уралда, шулай ук Себернең көнбатыш һәм урта өлешендә температура нормадан югарырак булачак.

    «Кыш алдагысыннан салкынрак булыр дип көтелә, әмма тулаем алганда, салкын түгел. Әлегә артык төгәл әйтеп булмый <...>. Температура күпмегә артык булыр, фаразлавы кыен», – дип искәртте Вильфанд.

    Шул ук вакытта синоптик Гидрометеоүзәге декабрь – февраль айларына алдан фараз әзерләгәнлеген әйтте. Белгечләр мәгълүматларына караганда, Россиянең Европа өлеше үзәгендә кар ноябрьнең икенче декадасы ахырына ятачак.

    Фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: