Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Россия Гидрометеоүзәге Татарстанда аномаль эссе һава торышы турында кисәтте

Якындагы көннәрдә Россиянең көньягында 38-40 градуска кадәр эссе булачак.

Киләсе атнада Татарстанда һәм Россиянең ике төбәгендә аномаль эссе һава торышы көтелә.

Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, киләсе атнада республикада һава температурасы 35 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якындагы көннәрдә Россиянең көньягында 38-40 градуска кадәр эссе булачак. Ә 9 августка кадәр Липецк, Тамбов, Воронеж, Курск һәм Белгород өлкәләрендә һава температурасы климатик нормадан 7-8 градуска артачак.

«Россиянең көньягында, Краснодар краенда, Ставрополь һәм Кырым шәһәрләрендә шулай ук 35-38 градуска кадәр эссе фаразлана. Дагыстан, Чечня, Ингушетиядә һава температурасы 40 градус булачак», — диде Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/08-08-2021/rossiya-gidrometeo-z-ge-tatarstanda-anomal-esse-ava-toryshy-turynda-kis-tte-5833042

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев