Март аенда Татарстанда нинди һава торышы булачак?
Һава торышы

Март аенда Татарстанда нинди һава торышы булачак?

Иртәгә язның беренче көне, баулыларга март аеның һава торышын бирәбез

Март аенда һава температурасы нормадан 2-3 градус югары булачак.

Идел-Нократ районы һәм Урта Иделдә март аенда -1…-3 градус булачак. Бу нормадан 2-3 градуска югары. Явым-төшемнәр күләме 50-70 мм - күпьеллык күрсәткечләрдән югарырак булыр дип фаразлана.

Айның беренче көннәрендә бераз кар явачак, көндез 0…-5, төнлә 10 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда урыны белән бозлавык булачак. Беренче декада уртасы явым-төшемле, көндез 0…+5 градус җылы булачак. Беренче ункөнлек ахырында явым-төшемнәр булмаячак, көндез -1…-6 градус салкын, юлларда бозлавык булачак.

Ай уртасында коры һәм аномаль җылы һава торышы урнашачак. Көндез 4-9 градуска кадәр җылытачак. Икенче декада ахырында явым-төшемнәр булачак, җил көчәячәк, көндез иң югары температура +1…+6 градус җылы булачак.

Өченче ункөнлекнең беренче яртысында һава торышы тотрыксыз, явым-төшемнәр еш булачак, урыны белән температура уйнаячак. Көндез +2…+7, -4…+1 градус булачак.

Март ахырында коры, кояшлы һава торышы булачак. Көндез 3-8 градуска кадәр җылытачак, төнлә салкынча булачак.


Чыганак:  https://intertat.tatar/news/weather/25-02-2020/mart-aenda-tatarstanda-nindi-ava-toryshy-bulachak-5724949


Нет комментариев