Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Көннең икенче яртысында Татарстанда һава торышы бозылырга мөмкин

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил, яшен һәм яңгыр вакытында урамда булганда электр үткәргеч линияләр, агачлардан читтәрәк торырга киңәш итә.

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Бүген көннең икенче яртысында һәм иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылуы ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

"Бүген 15.00 сәгатьтән соң һәм иртәгә Татарстанда урыны белән яшен, көчле җил булуы ихтимал. Җил тизлеге секундына 20 метрга җитәргә мөмкин", диелә бу хәбәрдә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил, яшен һәм яңгыр вакытында урамда булганда, электр үткәргеч линияләр, агачлар, реклама такталары, витриналардан читтәрәк торырга киңәш итә. Шулай ук йорт кәрнизләре, сынган яки имгәнгән агачлар янында да тормау хәерле

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/29/187146/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев