Яңа ел алдыннан һава торышы нинди булачак? Бу Яңа ел чыршысы, Яңа ел бүләкләре, Яңа ел табыны кебек үк бик мөһим бу! Юлга чыгарга җыенучылар бар... Бәйрәм алды ыгы-зыгысында да көннең нинди булуына карап киенәбез... Шунысын да әйтергә кирәк: чын кыш, кар көртләре, чана юллары тансык безгә!
Һәм сезне сөендерергә ашыгабыз: бу елның соңгы ике көнендә температураның төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы гидрометеоүзәге хәбәр итә. 29 декабрьдә төнлә һәм иртән термометр 16–21 градуска төшәчәк. Аяз һавада -25 булачак.
30 декабрьдә көндез бераз кар явачак. Терекөмеш баганасы төнлә 21–26 градус салкынлыкны күрсәтәчәк. Ә республиканың көнчыгыш районнарында салкынлык -32 градуска җитәчәк. Юлларда бозлавык саклана. Җылы киенеп йөрегез!
Яңа ел төнендә һәм елның беренче көнендә салкыннар чигенә: көн җылыначак!
Җил дә вакытында исеп, кар да вакытында яусын! Урамда чып-чын кыш булсын! Ап-ак карлар сөенеч китерсен!
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/elny-sogy-knnre-32-gradus-beln-synyy
Нет комментариев