Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Әбиләр чуагының нинди куркынычы бар?

Сентябрь - сарафаннар киеп йөри торган вакыт түгел инде.

Сентябрьдә әбиләр чуагы вакытында һава температурасы бик кискен тирбәлә. Бу салкын тию авырулары китереп чыгара. Терапевт Татьяна Романенко Sputnik радиосында интервьюда шул хакта сөйли.

Кыска вакытка гына җылытып алу вируслы инфекцияләр таралу, салкын тию авырулары артуга китерә. Салкын яңгырлар һәм тәүлек дәвамында температура бик кискен үзгәрү шундый куркыныч тудыра, ди ул.

«Тулаем көз, аерым алганда әбиләр чуагы — һава торышы кисәк кенә үзгәрә торган фасыл. Иртән салкынча, көндез эссе, кич яңгыр, төнлә бик салкын булуы мөмкин. Салкын һава теләсә нинди салкын тию авыруын чыгаруы ихтимал. Шул исәптән вируслы инфекцияләрне дә», — ди табиб.

Ул әбиләр чуагының сарафан кия торган вакыт булмавын искәртә. «Әгәр термометр 23 градус җылы күрсәтсә дә, кояш шактый якты булса да, сарафан кияргә кирәкми. Күп катлы киенү принцибын сайлагыз. Куртка киеп чыгасыз, эссе булгач, аны саласыз, шулай комфортлы була», — ди ул.

Яңгырлы көнне аяк киемен дә карап торырга кирәк. «Аяк киеме уңайлы, чыланмый торган булсын. Мөмкин булса, аяк юешләнгәндә аяк киемен шунда ук киптерергә, алмаштырырга кирәк. Авыруланың барысы да туңган һәм чыланган аяклар аша килә», — дип искәртә табиб. Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев