Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Баулыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр

Район юлларында айнык булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләр бар.

А.Әсәдуллин, Н.Миңнеәхмәтов, И.Низамиев, автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 30ар мең сум күләмендә административ штраф та салынган.

А.Вәлиев, Ф.Гыйльфанов автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 19 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган.

“Хезмәткә дан”га бу хакта Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев