Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Баулыда томан төшүе ихтимал

Татарстан Республикасы территориясендә 1 июльдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы йөртүчеләргә имин тизлек белән хәрәкәт итәргә, тормозга кискен басмаска, артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә сигнал бирү өчен берничә тапкыр педальгә басарга киңәш итә.

Машинаның техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Техника төзек булырга тиеш, ә тукталышларда йөртүчеләргә яхшы күренә торган жилет кулланырга кирәк.

Мөмкин булганча ерак сәфәрләрдән баш тартырга киңәш ителә. Җәяүлеләргә тиешле урынннан гына юл аша чыгарга, мөмкин булганча җир өсте яки җир асты кичүләреннән файдаланырга һәм хәрәкәт итүче транспорт каршыннан йөгереп чыкмаска киңәш итәләр. Бәла-каза очраганда татарстанлылар 112 яки 101 номерына шалтыратып ашыгыч хезмәтләрне чакыра ала. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев