Һава торышы

Баулы районында җилле һәм яңгырлы һава торышы көтелә

Республика территориясендә термометр баганалары 19 градустан югары күтәрелмәячәк.

Иртәгә, 7 августта, Татарстан территориясендә җилле һәм яңгырлы салкын һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда яңгырлар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«<...> Татарстан Республикасы территориясе буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә», - диелә синоптиклар тарафыннан таратылган кисәтүдә.

Төнлә термометр баганалары +6 градус тәшкил итәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава +14...+19 градуска кадәр җылыначак.


#Бавлыинформ

Нет комментариев