Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Һава торышы начарланганда торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш ителә

Республика территориясендә буран һәм юлларда бозлавык көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы начар һава торышы шартларында саклану өчен тәкъдимнәрен җиткерде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Элегрәк «Татар-информ» сишәмбе көнне республикада +5 градуска кадәр җылытачагын һәм буран көтелүен, буранда күз күреме начарланачагын хәбәр иткән иде. Юлларда төнлә һәм иртән бозлавык булырга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе таймый торган һәм уңайлы аяк киеме кияргә, урамда саграк йөрергә киңәш итә. Актив ял һәм балык тотарга яратучылар үзләре белән төзек элемтә һәм навигация чаралары алырга тиеш.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләрне кирәксезгә торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Машинада куркынычсыз тизлектә йөрергә һәм дистанция саклау зарур. Каршы як хәрәкәт юлына чыгу кебек куркыныч маневрлардан сак булу сорала.

Җәяүлеләргә юлны зебра аша гына яки светофорның яшел уты янганда гына чыгарга кирәк, ләкин иң элек барлык машиналарның да сезне үткәрүенә инану мөһим. Киемгә яктылык кайтаручы элементлар тагу киңәш ителә, ул чакта машина йөртүчеләр сезне ерактан ачык күрә алачак. 

Фото:  yandex.ru

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/incident/22-03-2021/ava-toryshy-nacharlanganda-torak-punktlardan-chitk-chykmaska-ki-sh-itel-5814355

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев