Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Һава торышы атна ахырына

Татарстанда бу атна ахырында яңгырлар һәм 8-13 градус җылы булыр дип фаразлана.

Киләсе тәүлекләрдә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Җил көньяк-көнчыгыштан, тизлеге урыны белән 16 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин. Көндез 10-15 градус җылы булачак.

Ял көннәрендә республикада циклон хакимлек итәчәк. 25 нче сентябрьдә яңгырлар явачак, җил көньяктан исә. 26 сентябрьдә урыны белән явым-төшемнәр көтелә.

Киләсе атна башында республикада һава торышы бераз яхшырачак. Дүшәмбе, 27 сентябрьдә, аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Төнлә 2-7, көндез 7-12 градус җылы булачак.

Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә Татарстанга төньяк-көнбатыш антициклоны йогынты ясаячак. Бу көннәрдә явым-төшемнәр көтелми. Төнлә 0-3, көндез 7-12 градус җылы булыр дип көтелә. Урыны белән кырау төшүе ихтимал, диелә Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев