Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

11 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

11 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәрсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җил төрле юнәлештән исәчәк, акрын тизлектә. Төнлә һава температурасы +5..+10°, көндез +18..+23° градус.

11 сентябрь

Үсеш алучы ай. Ай сукояр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Туфракны казу, түтәлләр әзерләү. Түтәлләргә компост чәчәргә була.

 

Чәчәк түтәле

Сугару һәм сыек ашламалар сибү өчен уңышсыз көн. Бүлмә гөлләренең туфрагын йомшартырга була. Гладиолусларның һәм дәлия чәчәкләренең бүлбеләрен казып саклауга алып куярга кирәк.

Җиләк-җимеш бакчасы

Җимеш куакларының авыру ботакларын кисәргә, агачларның кәүсәләрен агартырга кирәк. 

 

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев