Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Гөбәдия

    Хуҗабикәләргә гөбәдия рецептын тәкъдим итәбез

    Кирәк:

    * 1 йомырка;

    * 1 стакан җылы сөт;

    * 1 аш кашыгы чүпрә;

    * 1 аш кашыгы шикәр комы;

    * 100 г атланмай;

    * тоз;

    * он.

     

    Эчлек өчен:

    * 1 стакан дөге;

    * 250-300 г әзер корт;

    * 4-5 йомырка;

    * тәменчә шикәр комы;

    * 1 стакан йөзем җимеше;

    * 150 г чамасы сыер мае.

     

     

    Эш барышы:

    Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим.

     

    Мин лимон бәлеше рецепты белән бүлешкән идем инде. Шушы камыр белән гөбәдия һәм сметанник пирогы да пешерәм.

     

    Алдан йөзем җимешен яхшылап юып, дөгене бүрттереп һәм йомырканы пешереп әзерләп куйдым.

     

    Майланган табага зуррак итеп камырны салдым. Камыр өстенә корт, дөге җәйдем; эре угычтан йомырка удым; йөзем җимешен тездем; шикәр комын сибеп, сыер маен куеп чыктым. Кечерәк камыр җәеп, астагы камыр белән тоташтырдым.  Он белән көнбагыш маен туглап, валчык ясап, өстенә сиптем. Аннан мичкә тыктым. Гөбәдия 50 минут пешә. 

     

    Гөбәдияне табынга кайнар килеш кисеп чыгаралар. Чәйләрегез тәмле булсын.

     

    Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/vypechka/gbdiya

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: