Көзге уңышның соң өлгерә торганнарын да Баулы бакчачылары җыеп саклауга куя. Андый яшелчәләр исемлегендә кәбестә дә бар. Ә соңгы елларда аның төрле сортларын утырту киң таралды. Ирле-хатынлы Сәетовларны район халкы сәламәтлек саклау ветераннары буларак яхшы беләләр, ә менә аларның уңган бакчачылар икәнлеген күпләр белмидер әле. Нинди генә яшелчә-җимеш үстерсәләр дә, алар аны күчтәнәч итеп “Баулы-информ” редакциясенә дә кертәләр, анда эшләүчеләрне сыйлыйлар.
Гасыйма һәм Мәгъсүм Сәетовлар бакчаларының һәр уңышын мулдан җыеп алалар. Чөнки алар һәр яшелчә-җимешкә вакыт, игътибар бирү генә түгел, ә яратып тәрбиялиләр дә икән.
– Табигатьне, җир эшен яратып башкару – ул уңышны бермә-бер арттыра, – ди гаилә башлыгы. – Безнең кечкенә генә бакчабыз бар, шунда бәрәңгесен дә, суган, кишерен дә утыртабыз. Ел саен кәбестәләребез дә эре башлы була. Менә берничә ел инде шундый кольраби кәбестәләр үстерәбез. Аларның үсентеләрен, кәлшә дибез инде, үзебез утыртып үстерәбез. Апрель аенда утыртабыз, аннары җир җылынгач, бакчага ачык туфракка күчереп утыртабыз.
– Алардан төрле ризыклар әзерләргә була. Ул бик файдалы, – ди Гасыйма апа. Пешерәбез дә, кыздырабыз да.
Мәгъсүм абый 1974 елдан бирле умарта да асрый. Якыннарын үзе җитештергән умарта балы белән дә сыйларга өлгерә ул.
Фото: Индира Сәйфуллина
Нет комментариев