Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Контракт хезмәтенә кешеләр җыю дәвам итә

Баулы районында контрактлы хәрби хезмәткә җыю дәвам итә. Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов контрактчыларга нинди түләүләр каралуы һәм хезмәткә керергә теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә алуы турында сөйләде.

Баулы шәһәре, Баулы, Ютазы районнарының хәрби комиссариатларында контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны җыю дәвам итә. Килешүне Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары, кораллы көчләрдә хәрби хезмәт узган затлар, шулай ук төрле сәбәпләр аркасында хәрби хезмәт үтмәгән затлар төзи ала.

Контракт төзегәндә хәрби хезмәткәр бер тапкыр бирелә торган түләү – 2,5 миллион сум һәм РФ оборона министрлыгыннан өстәмә түләү – 400 мең сум алачак. Бер тапкыр бирелә торган түләүнең гомуми суммасы 2,9 миллион сум тәшкил итәчәк. Махсус хәрби операция зонасында сугышчыларның акчалата тәэмин ителеше аена 210 мең сумнан башлана. Сумма вазифага һәм хәрби исемгә бәйле.

– Моннан тыш, нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләүләр дә каралган, шул исәптән дошман техникасын бәреп төшергән өчен һәм актив штурмлы һөҗүм гамәлләре өчен. Дәүләт бүләкләре белән бүләкләгәндә дә түләүләр каралган, – дигән мәгълүмат бирде Илшат Халитов.

Махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның барысы да сугышчан хәрәкәтләр ветераны статусын ала һәм федераль законнарда каралган хокуклардан, ташламалардан файдалану хокукына ия.

– Актуаль мәсьәләләр арасында пилотсыз очу системалары подразделениеләрен комплектлау кала. Шул ук вакытта яшь буенча билгеле бер чикләүләр гамәлдә: БПЛА операторларын 35 яшькә кадәр җыябыз, хәрби хезмәт үткәннәрне дә, хезмәт итмәгәннәрне дә. Хезмәт күрсәтүче персонал – машина йөртүчеләр, пешекчеләр һәм башка белгечләр, хезмәткә 45 яшькә кадәр кабул ителергә мөмкин, – дип аңлата хәрби комиссар. – БПЛА бүлекчәләре составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен контракт бер елга төзелә.

Шулай ук военкмат Африка корпусында хезмәт итү өчен гражданнар җыя. Кандидатның яше – рядовой һәм сержантлар составы өчен 18 дән 45 яшькә кадәр һәм офицер өчен 55 яшькә кадәр. Кешенең хөкем ителмәгән булырга тиеш. Кандидатлар әңгәмәне Казандагы сайлап алу пунктында узалар.

– Контрактны имзалаганнан соң хәрбиләр шулай ук 2 миллион 900 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала. Африка корпусы сугышчылары һәм пилотсыз системалар гаскәрләре өчен ярдәм чаралары һәм социаль гарантияләр бертөрле, – дип билгеләп үтте Илшат Халитов.

Хәрби хезмәт узуга контракт төзү өчен хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 5-36-06, 5-25-07 (тәүлек буе эшли торган) телефоннары аша элемтәгә керергә мөмкин. Военкоматта контракт төзергә теләгән кандидатларга барлык кирәкле мәгълүматны бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев