Көз матурлыгы белән дә, муллыгы белән дә кешеләрне сөендерә. Исергәп авылы мәдәният йорты каршында узган Бәрәңге бәйрәме дә, халыкның уңганлыгын һәм көзге муллыкны чагылдырып, күңел ачу чарасына әверелде.
Чара җыр-бию, уеннарга бай булды. Бәрәңге бәйрәме булгач, чараның төп герое да бәрәңге булды. Бәйрәмне алып баручы Рәзифә Хәкимова бәрәңгенең килеп чыгу тарихы, төрләре, файдасы һәм үзенчәлекләре хакында сөйләде, аны туган якны өйрәнүче тарихчы Зәрия Хәбипова дәвам итте. Бәйрәмдә “Авыл бәрәңгесе” белән “Чит ил бәрәңгесе” турындагы сәхнәләштерелгән тамаша кунакларның күңелен күтәрде. Уеннар – җырга, җырлар шигырьләргә үрелде.
Авыл халкын, килгән кунакларны Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин котлады. Ул авыл халкының уңганлыгын, тырышлыгын ассызыклап үтте, оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.
Озак еллар авыл клубында директор булып эшләгән, авылның хөрмәтле ветераны Фатых Вәлиәхмәтов та бәйрәмгә чакырулы иде. Ул балачакларында бәрәңге кәлҗемәсе ашауларын, халыкны ачлыктан коткарып калган бәрәңгенең кадере турында сөйләде. Авылдышларына борынгы җыр да бүләк итте.
Чараның иң кызыклы өлеше бәрәңге бәйгесе булды. Авыл халкы үз бакчаларыннан чыккан төрле кызыклы формада үскән бәрәңгеләрен дә алып килгәннәр иде. Гөлшат Тимаева – “Иң зур бәрәңге” үстерүче, ә Люция Шәрифуллина “Оригиналь уңыш” номинациясендә җиңүче дип табылдылар.
Бәйрәмгә килүчеләр “Дөньяда иң тәмле ризык” дип исемләнгән күргәзмәдә бәрәңге ризыклары турындагы язмалар, рецептлар белән дә таныша алды, ә бәйрәмчә итеп әзерләнгән, гел бәрәңге ризыкларыннан гына торган бәйрәм табыны бер кешене дә битараф калдырмады. Чарага килүчеләр барысы да бәрәңге ризыклары куелган чәй табынына күчтеләр. Табындагы муллыктан күзләр камашты.
– Бүген шушы матур бәрәңге бәйрәмен үткәрәләр кызлар. Миңа берәр оригиналь әйбер пешер диделәр дә, бәрәңге боламыгы пешерергә булдым. Аны элекке вакытта әбиләр дә, әнкәйләр дә пешергәннәр. Мин шуннан өйрәнеп калган, шуны пешереп алып килдем, – дип сөйләде Гөлшат Тимаева. – Башта бәрәңгене ярып пешерәсең, аннары бераз шулпасын алып каласың – тозлы суын, аннары сөт салып, сыек кына итеп ясыйсың. Онны өстенә иләк белән иләп сала барасың, болгата барасың куерганчы. Кайнатып, май белән ясап, шулай пешерәсең. Бик тәмле килеп чыга, май салып ашыйсың.
Ризыклар арасында бәрәңге бөккәне дә бар иде. Аны Халидә Шәйхетдинова әзерләп алып килгән.
– Элек минем инәки ачы камырдан да пешерә иде. Әткәй шулкадәр яратып ашый иде. Ә хәзер мичләр юк, ачы камырдан пешермибез. Төче камырдан пешерәбез. Төче камырга май, сөт, кефир, майонез салына – шулай итеп камыр басып, йомшак итеп. Аннары бәрәңгесен вак-вак кына турап, аны борыч, суган, тоз белән әйбәтләп болгатып пешерәбез. Яратып ашыйлар.
Халидә апа сүзләренчә, алар күрше-тирә белән бик дус, көн саен ни дә булса пешереп, бер-берсен сыйлыйлар икән. Ул шулай ук бәрәңге ризыкларының күплеге хакында әйтте.
Уеннарда, бәйгеләрдә катнашкан һәр кешегә мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.
Нет комментариев