“Ак Барс” хоккей клубы ветераннары Баулыга эшлекле сәфәргә килделәр. Танылган спортчылар Баулы шәһәренең мактаулы гражданины Гали Ганиев истәлегенә узган яшь хоккейчылар турнирында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында һәм “Девон” җыелма командасы белән иптәшләрчә гала-матчта катнаштылар.
Баулы җиренә чын мәгънәсендә йолдызлы десант төште – Татарстан Республикасының җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, биш тапкыр Гагарин кубогына лаек булган Данис Зарипов, шулай ук “Ак Барс”ның башка ветераннары Кирилл Голубев, Алмаз Гарифуллин, Сергей Столбун, Денис Архипов, Артём Лукоянов, Алексей Чупин һәм Альберт Вишняков. Алар арасында Россия, дөнья чемпионнары да бар.
Шәһәр буйлап экскурсия
Боз аренасына чыкканчы, кунаклар өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырылды. Хоккей легендалары башта, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров озатуында, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен “Мин булдырам” үзәгендә булдылар. Экскурсияне район башлыгы Ильяс Гозәеров һәм район башкарма комитеты җитәкчеçенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина үткәрде. Алар кунакларга Марат Ильясовның язмышы һәм үзе уйлап тапкан авторлык тренажёрларының үзенчәлекләре турында тәфсилле итеп сөйләделәр. Тренажерларның берсен Данис Зарипов та сынап карады.
Кунаклар үзәктә дәвалау курсы узучы пациентлар белән дә аралаштылар, автографлар калдырдылар, бергәләп фотога төштеләр. Данис Зарипов үзәккә “Ак Барс” ветераннары имзаларын куйган футболкасын бүләк итте.Шәһәр буйлап экскурсия “Мәңгелек ут” мемориалына чәчәкләр салу белән тәмамланды.
“Баулыга беренче килүем түгел, бу уңайлы һәм төзек шәһәр миңа бик ошый. Район башлыгы Ильяс Исмәгыйловичның үз эшенә җан атып торуы һәм төзекләндерү өчен бик күп эшләр башкаруы сизелеп тора, – дип уртаклашты “Баулы-информ” хәбәрчесе белән Данис Зарипов. – Безнең сәфәребезнең төп максаты – Татарстанда хоккейны үстерү һәм популярлаштыру. Без яшь буынга үз тәҗрибәбезне, осталыгыбызны һәм уенга булган мәхәббәтебезне тапшырырга телибез. Яшьләр көчле, максатчан булып үссенәр һәм үзләренең спорт уңышлары белән сөендереп торсыннар иде”.
Кумирлар белән очрашу
“Девон” боз сараенда “Ак Барс” ветераннарын бавырсак һәм “Тальянка” гармунчылар ансамбленың дәртле көйләре белән тантаналы төстә каршы алдылар. Арена фойесында танылган спортчыларны яшь хоккейчылар, аларның ата-аналары һәм тугры җанатарлар көтеп тора иде. Автограф-сессия барышында балалар легендар спортчылар белән якыннан аралаштылар, автографлар алдылар.
“Улым Алан инде дүрт ел хоккей белән мавыга. Ул “Девон”ның 2019 елгылар төркемендә уйный. Бүген, әлбәттә, хис-кичерешләр ташып тора, чөнки улым хоккей легендаларын үз күзе белән күрде, хәтта алардан истәлеккә автограф та алуга иреште”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Яна Мәхмүтова.
Казаннан килгән кунаклар яшь спортчыларның киенү-чишенү бүлмәләренә дә кереп чыктылар. “Ак Барс” легендалары малайлар һәм кызлар белән ихлас аралаштылар, аларга киңәшләрен бирделәр.
Шулай ук бу көнне “Девон” боз сараенда Баулы шәһәренең мактаулы гражданины, Россия Федерациясенең атказанган нефть сәнәгате хезмәткәре Гали Ганиев истәлегенә багышланган ике көнлек “Ганиев кубогы” хоккей турниры төгәлләнде. Традицион ярышлар 11 сентябрьдә башланган иде. Биредә Баулы, Бөгелмә, Оренбург, Лениногорск шәһәрләреннән һәм Башкортстанның Чакмагыш районынанн 2015 елгы яшүсмерләр командалары катнашты.
Турнирның кульминацион ноктасы буларак, тантаналы бүләкләү чарасы үткәрелде. Яшь спортчыларны атаклы хоккейчы Данис Зарипов, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров, Гали Газизовичның улы Булат Ганиев һәм башка кунаклар сәламләде.
“Ганиев кубогы”ның җиңүчесе булып Оренбур командасы танылды, икенче урында – Баулы хоккейчылары, өченче урында – Бөгелмә спортчылары. Шулай ук оештыручылар иң яхшы уенчыларны төрле номинацияләрдә истәлекле бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Баулы командасыннан Алина Йосыпова “Иң яхшы капкачы” буларак бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм балалар спортын үстерүгә керткән өлеше өчен, 3 нче спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Владимир Орловка – Татарстанның Электрон мактау тактасына кертелүе турында таныклык, ә тренер-укытучы Елена Хәсәновага Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
“Ганиев кубогы” турниры иганәчесе булган нефть компаниясе исеменнән “Девон” хоккей командасына хоккей кирәк-яраклары сатып алу өчен 1 миллион 400 мең сумлык сертификат бүләк ителде.
Иптәшләрчә матч
Боз сараенда Татарстан һәм Россия спортын дөньяга таныткан данлыклы осталар катнашында иптәшләрчә гала-матч узды. Казанның “Ак Барс” хоккей клубы ветераннары баулыларга чын мәгънәсендә хоккей бәйрәме бүләк иттеләр.
“Баулылар өчен дә, безнең спорт мәктәбе өчен дә бу – һичшиксез, олы бәйрәм, – дип билгеләп үтте Баулы шәһәренең 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Равил Мөхәммәтҗанов. – Танылган хоккейчыларга каршы районыбыз ветераннары җыелма командасы һәм мәктәбебезнең олырак уенчылары уйный. Бу – хис-кичерешләр ташып торган мавыктыргыч уен гына түгел, ә искиткеч зур тәҗрибә дә: хоккейчылар профессионалларның техникасын үз күзләре белән күрә һәм үзләренең дә бөтен мөмкинлекләрен күрсәтергә тырыша. Без шундый легендар кунакларны каршы алуыбызга бик шатбыз”.
Командалар бозга чыкканда трибуналар аларны алкышларга күмде. Баулы районы җыелма командасы составында хоккей экипировкасында бозга район башлыгы Ильяс Гөзаеров та басты.
“Яшүсмер чакта, кышын ишегалдында киез итекләрдән хоккей уйнаганда, кумирларыбызны телевизордан гына караганда, кайчан да булса алар белән бер бозга чыгарбыз дип хыяллана да алмый идек, – дип уртаклашты Ильяс Гозәеров. – Бу бәйрәм, иң беренче чиратта, балалар өчен оештырылды. Алар хоккей легендалары блеән якыннан аралаша. Шул ук вакытта профессионалларның үз хезмәтләре һәм тырышлыклары белән зур дәрәҗәгә һәм халык мәхәббәтенә ирешүләрен аңлыйлар, яңа биеклекләргә омтыла башлыйлар. Моның барысы да һәр кеше спорт белән шөгыльләнә алсын өчен, ә балаларыбыз сәламәт, көчле, бәхетле һәм үз илләренә тугры патриотлар булып үссен өчен эшләнелә”.
Район башлыгы очрашуны оештыручыларга, хоккей ветераннарына, спорт инфраструктурасын даими яклап нефтьчеләргә, шулай ук балаларын бу спорт төренә алып килгән ата-аналарга ихлас рәхмәтен җиткерде.
Гала-матч бик нәтиҗәле һәм динамикалы узды. Атаклы хоккейчыларның энергетикасы бөтен аренаны тутыргандай булды. Җанатарлар тын да алмый уеннарны күзәттеләр, баулылар гол керткәндә алкышларга күмделәр.
Иптәшләрчә матч, 10:7 исәбе белән, “Ак Барс” ветераннары файдасына тәмамланды. Әмма бу кичтә аренада җиңелүчеләр булмады: трибуналар ике команданы да аягүрә басып, көчле алкышлар белән озаттылар.
Нет комментариев