Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыларның бакчалары көлеп тора

Баулыда яшәүче Рима һәм Кәрам Нәҗмиевларның бакчалары оҗмах почмагын хәтерләтә. Биредә үсеп утыручы аллы-гөлле чәчәкләр, рәт-рәт тезелеп киткән яшелчәләр, тәртип һәм пөхтәлек – уңган хуҗаларның хезмәт нәтиҗәсе. Нәҗмиевлар бай тәҗрибә туплаган һәвәскәр бакчачылар – бу эш белән алар 20 елдан артык мавыга.

Рима һәм Кәрам Нәҗмиевларның ишегалдына килеп керүгә, үзеңне бер сихри дөньяга эләккән кебек хис итәсең. Капканы ачып атлауга ук, сине чәчәкләр каршы ала – монда төрле төсле гөлчәчәкләр, ачык төсле петунияләр күзгә ташлана.  Чәчәкләр – хуҗабикә Рима Нәҗмиева өчен аерым бер дөнья, аларны үстерү – аның кечкенәдән яраткан шөгыле.

Бакчада тезелеп киткән купшы чәчәк утрауларын күреп хозурланасың – аларның һәрберсе күз явын алырлык. Гөлләрне хуҗабикә вакытын, көчен кызганмыйча, бөтен күңел җылысын биреп үстерә.

– Һәрбер чәчәк үзенә күрә матур, үзенә күрә күңелгә рәхәтлек бирә. Аларны үстерүнең бернинди авырлыгын да тоймыймын. Кичен сулар сибеп бетергәч, өстәл артына утырып, үземнең чәчкәләргә карап сокланып, хозурланып утырырга бик яратам. Үземнең күңелемә әйтеп бетермәслек рәхәтлек алам шуннан, ди Рима ханым.

Нәҗмиевларның бакчасында берничә төр чәчәк үсә – күпсанлы савытларда  төсле петунияләр тезелеп киткән, гортензия шау чәчәктә балкып утыра, кашкарый, флокс, гөлчәчәк, хризантема, бәрхет чәчәкләре  – санап бетерерлек түгел. Хуҗабикә аларның һәрберсе турында тәфсилләп сөйләргә әзер. Мәсәлән, ул георгиннарны бик яратып үстерә икән.

– Георгиннарны әни үстерә иде, мин дә шуңа һәрвакыт үстереп киләм, яратам. Аларны 1 май бәйрәмендә утыртып куям, шуңа иртәрәк чәчәк аталар. Бәрәңгедән дә тирәнрәк утырткач ул алай өшеми. Әле бер генә төс быел, башка елларда төрле төсләре бар иде, – дип бүлеште Рима ханым. 

Хуҗабикәнең шулай ук күңеленә хуш килгән чәчәкләр – петунияләр һәм гортензияләр. Алар – бакча күрке. Рима ханым әлеге чәчәкләрнең төрле сортларын үрчетә, дөрес итеп карау серләрен өйрәнә.

– Гортензияләрнең шар сыманнарын да, озынча формаларын да бик яратам. Аларга әчегән сөтләр сибәбез, быел эксперимент ясап, сарымсак суын ачытып сибеп карадым. Алай бик карарга мәшәкатьле, дип әйтәсем килми, әмма барыбер үстерә-үстерә тәҗрибә туплыйсың. Менә быел ботакларын көздән бәйләп куярга кирәк дигән фикергә килдем. Сирәклим аларны, шулай иткәндә чәчәкләре эре була, – ди хуҗабикә.  

Петунияләр исә савытларга утыртылган – быел тайдал дигән сорт үстереп карарга булган хуҗабикә. Рима ханым үзе ак төсле чәчәкне ярата, әмма быел аклары үсә алмаган.

– Ишегалдының гел чәчәктә булганы ошый миңа, петунияләр аеруча матур, аларны үрчетү бик җайлы. Февральдән үк утырта башлыйм. Алар су яраталар, эсседә иртә-кич сибәм, савытларының аскы ягы тишек булырга тиеш, кирәкмәгәне агып чыгып китә. Бик купшы сорт булды, ошый, сокланып йөрим, – ди уңган бакчачы.

Чәчәкләрне, әлбәттә, һәрвакыт чүптән арындырып, араларын йомшартып, су сибеп торырга кирәк.  Барлык бакча эшләрен Рима белән Кәрам Нәҗмиевлар бергәләп башкаралар. Чәчәкләрдән тыш, алар күптөрле  яшелчә үстерәләр – уңган, тәҗрибәле хуҗаларның бакчасында барысы да мул уңыш бирә.

– Бер түтәлгә ачы борыч утырттык, икенчеләрендә – кишер белән кызыл чөгендер. Орлыкка дигән суган менә, болгар борычы белән кыярны тышка утыртмыйбыз, алар гел  теплицада үстерелә, – дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы. Бөтен түтәлләрне казып, йомшартып бирәм. Кайберсен үзем утыртам, вак эшләрне инде иптәшем эшли. Ир-атның түземлеге аның чамалырак бит инде. Мин бәрәңге үстерергә бик яратам – бу минем горурлыгым булып тора, утыйм, күмәм, көзен бергә казып алабыз.

 Нәҗмиевлар – помидор үстерү осталары. Быел да бу яшелчә бик уңган, ботаклары кеше буйлык озынлыкта, сузылып, гөрләп үсеп утыралар. Хуҗалар әйтүенчә, алар помидор үстерү эшендә минераль ашламалар кулланмыйлар, сере – дөрес итеп карауда һәм бары тик табигый ашлама куллануда. Алар берничә сортны аеруча яратып үрчетәләр.

– Бик күп еллар үгез йөрәге сортын утыртырга тырышабыз. Бик тәмле, сусыл, итләч помидор. Аннары соң виноградный сортны утыртабыз, дамский пальчик сорты да бик ошый. Ул үстерергә шулхәтле җайлы,  сабагы нык, гел помидор сырып ала үзен. Тиз кызаралар, уңышы күп. Былтыр кодагыеыбыз негритянка сортын биргән иде, ул да бик тәмле помидор булып чыкты. Быел менә арттырып, күбрәк тә итеп утырттык аны, – ди Кәрам абый.

Тәмле итеп пешкән помидорлардан хуҗабикә кышка төрле салатлар ясый – аларны бөтен гаиләләре белән яратып ашыйлар. Нәҗмиевлар бик мул куллылар – алар үстергән уңыш балаларын һәм оныкларын гына түгел, туганнарын, дусларын сыйларга да җитә.  

Быел хужалар суганнан да уңышны яхшы алган – эре булып үскән кызыл һәм гади яшелчәне  кояшта киптергәннән соң тартмаларга тутырып куячаклар.

– Үзебез өйдә торган көнне, яңгыр яумаса, айлар буе киптерергә чыгарабыз, иртән чыгарабыз, кичен кертәбез. Суганны кояшта күбрәк тоткан саен ныгый гына. Подвалга тартмалар белән төшереп куябыз һәм ул икенче уңышка чаклы җитә, – дип сөйләде гаилә башлыгы.

– Подвалга сугынны көз җиткәч генә төшерәбез, суыклар башлангач кына. Ә сарымсак утынлыкта эленеп тора, аларга кояш нурлары кирәкми. Алар җиләс җирдә генә кибәргә тиеш. Яңгыр да тими аларга, кара көзгә кадәр шунда торалар, –ди Рима ханым.

  Нәҗмиевлар бакчасында барлык яшелчәләр дә мул уңыш бирә – тәҗрибәле бакчачылар бу эштә еллар буе туплаган белемнәрен кулланалар, яңа ысуллар да өйрәнәләр. Бакчачылык – аларның яраткан шөгыле дә, горурлыгы да.  Әлеге матурлыкны тудыруга, мул уңышны үстерүгә хуҗаларның күп хезмәте һәм күңел җылысы салынган. Бакчадагы һәр түтәл Нәҗмиевларның хезмәт сөючәнлеген, фантазиясен чагылдыра. Аларның ишегалдына килгән һәр кеше, сокланып, илһам алып китә.

ФОТО: АЙГӨЛ ИДИЯТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев