Баулыларны бәрәңге уңышы сөендерә
Кайбер райондашлар икенче икмәк булган бәрәңге уңышын алуга кереште.
Баулыларны бәрәңге уңышы сөендерә. Кайбер райондашлар икенче икмәк булган бәрәңге уңышын алуга кереште. Быел бәрәңге бүлбеләренең аеруча да эре булуы һәр бакчачы күңеленә хуш килә.
Татар Томбарлысы авылында яшәүче Сәмигуллиннар гаиләсе дә бәрәңгедән яхшы уңыш чыгуга сөенде.
«Быел бәрәңгене 8 май көнне утырткан идек. Әле тулысынча җитешкән, – дип сөйләде «Баулы-информ» хәбәрчесенә Наилә ханым. – Әле бакчаның биш рәт бәрәңгесен генә казыдык. Уңыш сөендерә. Шул биш рәттән уналты литр сыешлы 16 чиләк эре бәрәңге чыкты. Биш чиләк орлыкка дип аерып куйдык. Бүген көн дә уңай булды, иртәнге якта бәрәңгене казыдык, кояшта бераз кипкәч, чүпләдек. Бәрәңге бүлбеләре коры һәм чиста».
Хуҗабикә сүзләренчә, авыл җирендә уңышның эресе дә, вагы да әрәм булмый. Вак бәрәңгеләрне алар малларга ашаталар.
Шулай ук Татар Томбарлысы авылында яшәүче Нәүрүзбаевлар да бәрәңге уңышыннан канәгать. Бәрәңгеләрнең төрле формаларга кереп үскәннәре белән Айгөл социаль челтәрләрдә дә бүлеште.
«Бәрәңгене май башында ук утырттык. Бәрәңге уңышы шәп. Берничә көрәк алу белән дә, йөрәккә охшаш бәрәңге килеп чыкты. Ел саен бәрәңге алганда шундый бәрәңгеләргә игътибар итәм мин, – ди Айгөл Нәүрүзбаева. – Быел бакчадагы бөтен әйбер уңыш белән куандырды. Илләр тыныч булып, исән-сау ризык итәргә язсын».
Исергәп авылында яшәүче Нәгыймовлар гаиләсе бәрәңгене ел саен августның соңгы көннәрендә ала икән. Быел да искәрмә түгел, август азагын көтәләр.
«Әле бәрәңгене саклар өчен түгел, аш өчен әз- әзләп кенә алабыз, – ди Римма Нәгыймова. – Уңыш бик яхшы, черемәсен генә инде. Көннәр утырып китсә, чиста итеп җыеп алырга иде».
Фото автора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев