Баулылар “СМОГУкар”да узыштылар
Кырымсарай авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр арасында “СМОГУкар” тренажёрларында ярышлар узды. Әлеге чара Россия Федерациясе Президенты грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырылучы “Ял көне СМОГУ-турлары” проекты кысаларында оештырылды.
Ярышларны ачу тантанасы Кырымсарай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Галина Ланцова һәм проект авторы, уникаль тренажёрларны уйлап табучы Марат Ильясовның җылы сәламләве белән башланды. Оештыручылар катнашучыларга уңышлы стартлар һәм күтәренке кәеф теләделәр.
– 2019 елдан бирле без тренажёрларда 50дән артык ярыш үткәрдек. Аларда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1600гә якын кеше катнашты, һәм һәркайсы үз сәламәтлеген ныгыта алды. Бүген сез үзегезнең нәрсәгә өйрәнгәнегезне күрсәтәчәксез, – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Марат Ильясов.
Шуннан соң ярышта катнашучыларның исемнәре яңгырады – барлыгы 30 кеше үз көчен сынап карады. Һәр узышта 3әр кеше стартка басты, алда аларны 15 яки 30 метрлы дистанция көтә иде. Катнашучыларның барысы диярлек инструкторлар озатуында хәрәкәт итте – бу куркынычсызлыкны тәэмин итте һәм спортчыларга үз-үзләренә ышанычны арттырырга ярдәм итте.
Катнашучыларның күбесе тренажёрлар белән яхшы таныш һәм “СМОГУкар”лар белән оста идарә итә. Быел проект авторы Марат Ильясов интернат-йортка шундый өч тренажёр бүләк итте – хәзер монда яшәүчеләрнең даими актив шөгыльләнү өчен мөмкинлекләре тагын да артты.
– Быел тормышка ашырыла торган проектларда биредә яшәүчеләрнең 100 проценты диярлек катнаша: хәтта аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен дә тиешле шөгыльләр сайланды. Бу – идән уеннары, вак моториканы үстерү күнегүләре һәм тренажёрларда тренировкалар. Боларның барысы да безнең тәрбияләнүчеләргә ни өчен кирәк соң? Төп максатыбыз – аларның физик активлыгын арттыру, сәламәтлекләрен ныгыту һәм рухи күтәренкелек бүләк итү, – дип сөйләде Галина Ланцова.
2026 елда Марат Ильясов командасы Баулы интернат-йортында өлкәннәрнең физик активлыгын саклауга һәм тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән берьюлы ике проектны тормышка ашыра.
– Безнең “Ял көне СМОГУ-турлары” проектында Баулы районы, Азнакай һәм Җәлил интернат-йортлары катнаша. Аларның һәркайсында аена өчәр тапкыр төрле чаралар үткәрәбез. Программа кысаларында, аена “СМОГУкар”ларда 6шар дәрес оештырыла. Без уңай үзгәрешләрне ачык күрәбез: катнашучыларның хәрәкәт активлыгы аша сәламәтлекләре ныгый. Хәзерге вакытта проект кысаларында инде өченче ярыш үткәрәбез – моңа кадәр мондый чаралар башка ике интернат-йортта булды, – дип белдерде Марат Ильясов.
Тренажёрларда шөгыльләнү физик форманы яхшырта, катнашучыларга өзлексез алга хәрәкәт итү өчен көч-куәт һәм дәрт бирә. Шуңа күрә биредә яшәүчеләр “СМОГУкар”ларда бик теләп йөри. Ярышта катнашучылар үз тәэсирләре белән күтәренке рухта бүлешә – бу узышлар алар өчен үзләрен көчле һәм актив итеп тоюга яңа этәргеч булды.
– Без хәзер “СМОГУкар”ларда даими шөгыльләнәбез, бу безгә бик ошый. Хәрәкәтләнәбез дә, көндәлек мәшәкатьләрдән дә ял итәбез. Ә мондый ярышлар — аеруча кызыклы, – ди Александр Моисеев.
– Мондый тренажёрларда беренче тапкыр гына ярышуым түгел, шуңа күрә дистанцияне җиңел үттем. Бу сәламәтлек өчен дә, күңел халәте өчен дә бик файдалы, – дип сөйләде Михаил Ушаков.
Бәйрәм күтәренке мизгелләрдә тәмамланды. Барлык катнашучылар да медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Бер-береңә ярдәм итү һәм җылы мохит мондый проектларның ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәк булуын тагын бер тапкыр исбатлады
Фото: Айгөл Идиятуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев