Баулы районында сабакташлар очрашуы
Яңа Чүте авылында яшәүче Мәгариф Лотфуллин, сыйныфташлары белән очрашудан соң туган тәэсирләре белән уртаклашып, “Баулы-информ” редакциясенә хат юллаган.
Бу хатны язарга мине республика газеталарының берсендә дөнья күргән бер мәкалә этәрде. Аның авторы классташлары белән очрашырга барырга оялуын яза.
Без өч авыл балалары – Яңа Чүте, Хансөяр һәм Салих авылында яшәүчеләр – 9-10нчы сыйныфларда укырга 7 чакрым ераклыктагы Яңа Шалты урта мәктәбенә йөрдек, бу 1970-1972 еллар иде.
Мәктәпне тәмамлагач, 5 ел саен очрашу оештыра идек. Ә хәзер, 20 ел инде, ел саен очрашабыз. Бу очрашулар гомер көзенә кереп баручылар өчен бигрәк тә кадерле. Арабыздан киткән укытучыларны, сыйныфташларны, әти-әниләрне искә төшереп, сөйләшеп утырабыз. Аларның урыннары оҗмахта булсын. Ниндидер сәбәпләр аркасында килә алмаганнарны да онытмыйбыз.
Быелгы очрашу да күңелгә кереп калырлык булды. Уңган-булган кызларыбыз туй табыны кебек өстәл әзерләделәр: бәлеш, пылау, коймак – нәрсә генә әзерләмәгәннәр, бик зур рәхмәт аларга. Ә егетләр шашлык пешерделәр. Матур итеп сөйләшеп, җырлашып утырдык. Ел саен бу очрашуны оештырган Илдус Саниевка, Ринат Каниповка, Равил Сәхибуллинга, Нургали Таҗетдиновка барлык сыйныфташлар бик рәхмәтлебез. Барыбызны да Ходай сәламәтлектән аермасын.
Соңыннан гына моңсуландык, бер дә аерылышасы килмәде. Киләсе елга да күрешүләр насыйп булсын, дигән теләктә таралыштык.
Сыйныфташлар очрашуыннан соң, күңелдә шигырь юллары туды.
Сабакташ
Очрашулар мәңге истә кала,
Сез шуны беләсезме?
Сабакташны күрергә дип
Сагынып киләсезме?
Күрешеп бер сөйләшергә
Сез тагын киләсезме?
Яшьлеккә кайткандай булдык,
Сез шуны сизәсезме?
Яшь буынны куандырсын
Эшләгән эшләрегез.
Яшь чактагы кебек матур
Картаймый яшәгәнсез.
Сау-сәламәт кенә үтсен
Алдагы көннәрегез.
Мәңге шулай картаймасын
Алсулы йөзләрегез.
Мәктәп бусагасын төшкән чакта
Нинди уйлар иде башыңда?
Ярты гасыр вакыт үткәч
Очрашырга килгән сабакташлар
Басып тора синең каршыңда.
Мәгариф Лотфуллин,
Яңа Чүте авылы
Фото: Нургали Таҗетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев