Чит ил тикшеренүчеләре 95 градус чамасы температурада пакетлы чәйне өч минут пешерсәң, аның нәрсәләр бүлеп чыгаруын тикшергәннәр.
Тикшеренү нәтиҗәләре турында эндокринолог Зөһрә Павлова “Российская газета” басмасына сөйләгән. Табиб сүзләренчә, тикшеренүчеләр чәйнең бер чынаягында 2498 микропластик кисәкчәсе, BPA (Бисфенол А) һәм пластификаторлар тапканнар. Бу төргәкнең үз материалы.
Бисфенолны эндокрин дизраптор дип йөртәләр, ул гормональ система эшчәнлегенә йогынты ясый. Пакетлы чәй эчүче йөкле хатыннар, балалар өчен бу бер дә файдалы түгел.
"Әгәр пакетлы чәй эчәсез икән, кәгазь, целлюлозага салынганын сайлагыз. Ләкин пластик челтәргә төрелгәнен түгел", - дип сүзен йомгаклаган табиб.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев