26 сентябрьдә Баулыда Бөтенроссия күләмендәге массакүләм йөгереш ярышы үтәчәк. Чара «Трехгорка» чаңгы базасында оештырылачак.
Катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана. Тантаналы ачылыш 9:00 сәгатькә планлаштырылган, ә йөгерешкә старт 9:15 сәгатьтә биреләчәк.
Оештыручылар Баулы халкын спорт чарасында катнашырга һәм ял көнен актив үткәрергә чакыра. Йөгерештә гаилә белән яки дуслар белән катнашырга мөмкин.
Катнашучыларга спорт киеме һәм уңайлы аяк киеме әзерләп килергә киңәш ителә.
«Милләтләр кроссы» физик культура һәм спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән һәм актив яшәү рәвешен үз итүчеләрне берләштерүне максат итеп куя.
Фото: «Баулы-информ» архивы
Нет комментариев