24 сентябрьдә «Тукайны бергәләп укыйбыз» акциясе кысаларында Хансөяр авыл китапханәсендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрелде.
Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең иҗатының бер өлеше, аның үз милләтенә һәм халкына багышланган шигырьләре белән таныштылар. Тукайның милләт язмышы, туган тел һәм халыкка булган мәхәббәтен чагылдырган әсәрләренә аерым игътибар бирелде.
Шигырьләрне Салахова С. сәнгатьле итеп укыган.
Нет комментариев