Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серле дөнья

Бер мәхәббәт тарихы

Лихачёвларның бергә гомер итүләренә 60 елдан артык вакыт үткән.

Тормыш һәрвакыт җайлы гына бармый, дөнья көткәндә авырлыклары да була. Ә тиң парларын очратып, юк-барга үпкәләшмичә гомер итүчеләргә гаилә учакларын саклау артык авыр түгелдер. Фоминовка авылында яшәүче Иван Васильевич белән Нина Дмитриевна – моның ачык мисалы.

 Кысан булса да, үзеңнеке

Лихачёвларның йорт бусагасын атлап керүгә үк, биредә бәхетле гаилә яшәвен аңлап аласың. Йортның җылы һәм уңайлы булуы, хуҗабикәнең ягымлы елмаюы шундый уйларга этәрәдер, мөгаен. Иван Васильич белән Нина Дмитриевна – яшьтәшләр, икесе дә Фоминовкада туып-үскән, бала чакларында еш кына бергә уйнаганнар. 19 яшькә җиткәч, араларында мәхәббәт бөреләнгән. Нина Дмитриевна сөйләвенчә, артыннан күп егетләр йөрсә дә, йөрәге Иван Васильевичны сайлаган. Алар туй көннәрен – 1959 елның 21 ноябрен – әле дә бик яхшы хәтерлиләр.

Сүз уңаеннан, алар бай яшәмәгән, өчесе кечкенә генә йортта гомер иткән. Нина Дмитриевна искә алганча, әтисе берничә тапкыр кызын кире кайтырга үгетләгән.

Өйләнешеп, бер ел узгач, гаиләдә беренче сабый туа, берничә елдан – икенче кызлары, аннары уллары дөньяга килә.

 Йорт-җирләрен уллары Василий тугач киңәйткәннәр, янкорма төзегәннәр.

Яратырга һәм вакытында кичерә белергә кирәк

Лихачёвлар гомер буе туган авылларында – Фоминовкада гомер иткәннәр, шунда эшләгәннәр. Хезмәтләре җиңелләрдән булмаган, Иван Васильевич колхозда төрле эштә хезмәт куйган, ә Нина Дмитриевна 40 елга якын савымчы булып эшләгән.

Ярый әле, әбиләре өч баланы үстерешергә ярдәм иткән. Соңрак –  Лихачёвларның оныкларын да. Алар авылга еш кайткан, уку елы башланганчы әби-бабайларында кунак булганнар.

Иван Васильевич белән Нина Дмитриевнаның алты оныклары, җиде оныкчыклары бар.

Алар мәхәббәт турында сөйләргә яратмый: бәлки, оялалардыр, бу хакта сөйләү гадәткә кермәгәндер. Моның кирәге дә юктыр, мөгаен, 61 ел бергә гомер итү үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Аларны хәтта бәхетсезлек тә аермаган. Иван Васильевич 38 яшендә инсульт кичергән, яраткан тормыш иптәше гел янәшәсендә булган.

Лихачёвлар бик сирәк сүзгә килүләрен әйттеләр, ачуланышкан очракта да озак үпкә саклап йөрмәгәннәр, тиз дуслашканнар.

Иван Васильич белән Нина Дмитриевнаның озак вакыт бергә дус-тату яшәү сере гади һәм аңлаешлы: үзара аңлашу, ярдәмләшү, бер-береңә хөрмәт белән карау, кичерә белү, озак вакыт ачу сакламау. Лихачёвлар, тормышны яратып, һәр яңа көнгә сөенеп яшиләр. Инде 60 елдан артык гаилә учакларын кадерләп саклыйлар. Чын мәхәббәт шушыдыр, мөгаен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев