Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулыда район ифтары узды

Баулыда изге Рамазан аеның 13нче көнендә “Өмет” мәчетендә район ифтары узды. Әлеге күркәм мәҗлес йөзгә якын дин кардәшебезне берләштерде. Рухи чарада район башлыгы Ильяс Гозәеров, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Азан әйтелгәч, җәмәгать су һәм җимеш белән авыз ачты. Аннары мәчеткә килүчеләр туры сафларга басып намаз укыды һәм барысы да бердәм булып табыннар янына утырды. Авыз ачучылар өчен мәчетнең икенче катында хатын-кызлар, беренче катында балалар өчен һәм махсус аерым залда ир-атлар өчен табын тезелгән иде.

– Быел Рамазан аена үзенчәлекле итеп әзерләнергә тырыштык. Бу изге ай алдыннан мәчетне җыештырдык, тәрәзәләргә яңа челтәрләр элдек, савыт-сабалар алдык. Ифтарларга йөрүчеләр бик күп, яшьләр дә, балалар да килә, без бергәләп догалар кылабыз, теләкләр телибез, ифтар ашларыбыз бик матур уза, – дип сөйләп үтте Зәйтүнә абыстай Ибраһимова. 

Ифтар өстәлләре хәләл ризык, сый-нигъмәт белән тулы иде, авыз ачучылар өчен тәмле токмач ашы һәм пылау пешергәннәр. Бәйрәм табыннарын әзерләүдә унга якын хатын-кыз катнашкан.  

Мәҗлестә катнашучыларны сәламләп Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров мөселманнарны Рамазан ае белән тәбрикләде, ерак юлларны якын итеп килгән Равил хәзрәткә баулылар исеменнән рәхмәтен җиткерде. Ул Рамазан аеның рухи чистарыну, изге гамәлләргә бай булуын ассызыклады. Үз чыгышында шулай ук махсус хәрби операция темасын да телгә алды.

– Хәрбиләребезгә ярдәм күрсәтүегез өчен аерым рәхмәт белдерәм. Тиздән  егетләребезгә районыбыздан чираттагы гуманитар ярдәм илтәчәкбез,  солдатларга җылы сүзләрне җиткерербез, андый кыю уллар үстергән ата-аналарына шулай ук рәхмәт, – диде ул.

Рамазан аенда ураза тотучыларның сөенечен бүлешергә килгән Равил хәзрәт Зөфәров баулыларга Татарстан мөфтие Камил Сәмигулинның сәламнәрен ирештерде, аның изге теләкләрен җиткерде. Казан кунагы Рамазан ае турында бик үтемле вәгазь сөйләде, ул бу катлаулы чорда бердәм булуның әһәмиятен әйтеп үтте.

– Юллар ерак булса да, күңелләребез, йөрәкләребез якын. Баулы җире, Баулы мөхтәсибәте, мәчетләр, мәхәлләләр, хәзрәтләр – олысы, кечесе, һәрвакыт хәерле хезмәттә, бу изге эшне алып баралар. Тынычлык, иминлек, бәрәкәт – бердәм булган хезмәтнең зур җимеше булып тора, Ул ансат кына булмый, бу хәзрәтләрнең дә, җитәкчеләрнең дә йокысыз төннәре,  аларның сүзен якын итеп кабул иткән мәхәллә халкы, шулай бергә матур яшәүләре. Бу, әлбәттә, зур сөенеч, – диде Равил хәзрәт Зөфәров.

Мөфти урынбасары шулай ук Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитовның һәм мәхәлләнең эшчәнлегенә югары бәя бирде, ифтар мәҗлесенең яме итеп, аңа  Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдиннән рәхмәт хаты тапшырды.

Баулы районында Рамазан ае быел да күркәм итеп уза, әлеге чорда мөселманнар изге гамәлләр кылырга ашыга, ураза тота, хәер-сәдакалар бирә, мохтаҗларга ярдәм итә. Район мәчетләрендә һәр көнне ифтар мәҗлесләре оештырыла. Шәһәрдәге “Гали” һәм “Өмет” мәчетләрендә ифтарлар чиратлап уздырыла, һәр көндә мәчеткә йөрүчеләр, ураза тотучы кешеләр җыелышып табын төзи. Район ифтарын җитәкчеләр бергә җыелышып оештырган, әлеге рухи чарага махсус хәрби операциядә катнашучыларның да туганнары чакырылган. 

– Мәчетләрдә хәзрәтләребез, апалар солдатларга даими гуманитар ярдәм җыялар, кулларыннан килгәнчә тырышалар – токмачлар кисәләр, бавырсаклар пешерәләр, оекбашлар бәйлиләр һәм башка кирәк-яракларны туплыйлар. Бөтенесе дә бердәм булып бер юнәлештә эшләгәч  ахыры да яхшы, хәерле булыр, – диде Әнвәр хәзрәт Хәмитов үзенең эчтәлекле чыгышында. – Безнең төп максатыбыз – барыбызның бердәм,  дус булып яшәве, әгәр дә без бер-беребезне хөрмәтләп, яхшылыкка шөкер итеп яши торган булсак, Аллаһы Тәгалә безгә хәерле тормыш насыйп итәр. 

Район ифтары бик тә күркәм һәм дустанә мохиттә узды, мондый очрашулар чыннан да татулыкны арттыра, күңелләргә рәхәтлек өсти, тоткан уразалар кабул булсын, изге ниятләр һәрвакыт чынга ашсын. Ифтар мәҗлесе Коръән аяте уку белән төгәлләнде, ил-көннәребезгә тынычлык, халыкка иминлек сорап дога кылынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев