Баулылар Ураза гаетен билгеләделәр
Бүген мөселманнар иң зур һәм мөбәрәк бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаетен билгели башладылар. Ул изге Рамазан ае төгәлләнү уңаеннан өч көн дәвам итәчәк. Баулы шәһәре һәм районының барлык мәчетләрендә дә иртән гает намазлары укылды.
Ураза гаете бәйрәме үзәк “Гали” мәчетендә Коръән аятләрен укудан башланып китте. Бу көн - ай буе ураза тоткан, мәчетләргә барып тәравих намазлары укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, күбрәк изге гамәлләр кылырга тырышкан мөселманнар өчен бигрәк тә сөенечле. Барлык мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләп Баулы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов бик эчтәлекле, күңелгә керерлек бәйрәм вәгазе сөйләде.

Хәзрәт сизелми дә узып киткән Рамазан аеның бөеклеге һәм әһәмияте турында билгеләп үтте. Бу ай ашаудан тыелу гына түгел, ә рухи чистарыну, иманны ныгыту вакыты. Быел да шәһәр һәм авыл мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре оештырылды, тәравих намазлары укылды. Дин йортларына йөрүчеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең саны артуы аеруча яхшы күренеш.
- Узган елларга караганда быел ифтар мәҗлесләрен уздырырга теләүчеләр саны күбрәк булды. Рамазан ае башланганда ук инде барлык көннәр билгеләнеп беткән иде. Бу инде бөек Рамазан аеның изгелегенә карата, хасиятлегенә карата аң уянуын күрсәтә, Аллаһы Тәгалә барлык изге гамәлләрне кабуллардан кылсын, - дип сөйләп үтте Әнвәр хәзрәт Хәмитов.
Үзенең чыгышында хәзрәт шулай ук Рамазан ае тәмалангач та изге гамәлләр кылып, күркәм эшләрне дәвамлы итеп, яхшы ниятләр белән, тату булып яшәргә язсын дигән теләкләрен юллады.
Ураза гаете бәйрәмендә дин кардәшләргә котлау белән Баулы район башлыгы Ильяс Гозәеров мөрәҗәгать итте.

- Бүген махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребезгә көч-куәт, гаиләләренә сабырлык телибез, - диде ул. – Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын. Һәрберебезгә дә сәләмәтлек, җан тынычлыгы, эшләрегездә уңышлар телим! Бәйрәм мөбәрәк булсын!
Вәгазь һәм котлаулардан соң мөселманнар тигез сафларга басып гает намазын укыдылар. Бу минутларда залда бердәмлек хисе хөкем итүе аеруча сизелде.
Дога кылганнан соң гаеткә килгән мөселманнар Уразаны гаиләләрендә бәйрәм итәргә өйләренә ашыкты.
Булат Минһаҗев фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев