Бүгенге көндә йөзләгән волонтёр маскировка челтәрләре үрә, “коры душ” ясый, пироглар пешерә, киемнәр тегә һәм гуманитар ярдәм өчен акча җыя. Кырымсарай авылы халкы да “Барыбыз бергә – Җиңүгә!” дигән бердәм шигарь астында берләште. Биредәге мәдәният йорты гуманитар ярдәм җыюның төп үзәгенә әверелде.
Кырымсарай мәдәният йортында бер кичкә чын мәгънәсендә “җитештерү цехы” оешты. Иреклеләр алгы сызыктагы хәрбиләребезгә күчтәнәч – тәмле өй токмачы – әзерләү өчен зур өстәл тирәли җыелды.
Токмач кисү процессы белән Гөлсинә Гыйбадуллина җитәкчелек итте. Ул бу эш белән күп еллар шөгыльләнә, ә махсус хәрби операция башлангач, солдатларга да ярдәм итәргә карар кылган. Оста куллы ханым камырны юка итеп җәю һәм токмачны нечкә итеп кисү серләрен сөйли-сөйли эшли. Аның сүзләренә караганда, тәмле токмачның сере – сыйфатлы ингредиентлар.
– Иң элек йомырка сытам, аннары бераз тоз салып, камыр басам. Камырны 15 минут ял иттергәч, юка итеп җәям һәм шулай ук юка итеп кисәм, – дип уртаклашты Гөлсинә апа.
Өйрәнчекләр арасында мобилизацияләнгән сугышчының тормыш иптәше Кристина Костина да бар. Ул балалары белән иренең әти-әнисе янына кунакка кайткан һәм волонтёрларга кушылган. Кристина фикеренчә, мондый посылкалар солдатлар өчен бик мөһим.
– Мондый күчтәнәчләр – туган йорт җылысы. Аларны өйдә көтүләрен, алар турында кайгыртуларын белү солдатларыбызга көч бирә. Мәдәният йортында мондый ярдәм пункты оештырылуына бик шатмын, – ди ул. – Бүген токмач кисәргә өйрәндем, бу эшкә бөтен күңелемне салдым. Фронтка алга таба да ярдәм итәчәкмен.
Мәдәният йортында эш кайнап торды: берәүләр камыр җәйсә, икенчеләре кисә, өченчеләре токмачны киптерергә җәйде. Кипкән токмач махсус капларга тутырыла – ул озак саклана, юлда уалып бетми һәм кыр шартларында туклыклы ризык булып тора.
Авыл халкы солдатлар өчен даими рәвештә төрле ризыклар әзерли. Волонтёрлар әйтүенчә, аналар һәм хатын-кызлар кулы белән яратып әзерләнгән ризык сугышчыларның рухи көчен ныгыта.
– Без токмачтан тыш, пирожкилар, өй печеньелары, баллы чикләвекләр дә әзерләдек. Авылыбызның актив кешеләре үзләре ясаган кайнатмаларын, тозлы яшелчәләрен алып килә. Ярдәм күләмен алга таба да арттырырга планлаштырабыз, – дип сөйләде Кырымсарай мәдәният йорты директоры Евгения Мигачёва.
Кырымсарайда кечесеннән олысына кадәр һәркем Җиңүне якынайтырга тырыша. Бүген бу авылдан сигез кеше хәрби бурычын үти.
– Гуманитар ярдәм җыюда катнашкан барлык кешеләргә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Якташларыбызга ярдәм итүне бергәләп дәвам итәрбез. Аларның өйләренә Җиңү белән исән-сау кайтуларын телибез, – дип билгеләп үтте Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов.
Күңел җылысы белән әзерләнгән бу күчтәнәчләр тиздән чираттагы гуманитар ярдәм белән алгы сызыкка юл тотачак.
Фото А.Идиятуллина
Нет комментариев