Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулыда Сабан туена бүләк җыялар

Баулыда милли бәйрәмебез Сабантуе алдыннан, традициягә кергәнчә, бүләк җыю йоласы башкарылды. Җирле мәдәният хезмәткәрләре, халыкны бәйрәмгә чакырып, урамнар буйлап гармуннар, күңелле җырлар, биюләр белән шаулап-гөрләп үттеләр.

Сабан туе – татар халкының яратып һәм көтеп алына торган бәйрәмнәренең берсе. Аңа бүләк җыю йоласы да борынгыдан калган һәм бәйрәмгә берничә көн кала алдан үткәрелә һәм бу күркәм гадәт күңелләрне җылытып яшәп килә. Халык сөлге-яулык җыючыларны һәрвакыт шатланып көтеп торган, һәр елны Сабан туена бүләген алдан әзерләп куйган. Бу йола халкыбызның кунакчыллыгын, күң күңеллеген, юмартлыгын да күрсәтә.

Яулык җыю йоласы шәһәребездә менә инде утыз елдан артык  район мәдәният йортында эшләп килүче автоклуб, “Умырзая” фольклор ансамбле җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендә оештырыла. Якынлашып килүче бәйрәм кәефен тудырырга ансамбльдәге ханымнар һәм Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты баянчылары ярдәм итә. Алар милли киемнәрдән, гармун тартып, җыр-көлке белән күңелләрне тибрәндереп урамнардан уздылар. 

Әхмәтҗанов урамында яшәүчеләр дә кунакларны ачык йөз, күтәренке күңел белән каршы алдылар – Сабан туе уеннарының җиңүчеләренә сөлге, яулык, йомырка һәм башка бүләкләрен бирделәр. Әлеге урамда яшәүче  Миңнефәнил һәм Рәзимә Камалетдиновлар яулык җыючыларны капка алларында зурлап – баян  белән һәм татар ризыкларын пешереп, мул табын корып каршы алды. Бүләк әзерләүдән тыш, алар үзләре дә, оныклары да милли киемнәр кигәннәр һәм бик теләп матур тамашага кушылдылар.

– Сабан туе – хезмәт туе, кыр эшләре төгәлләнгәч, һәрвакыт матур итеп оештырыла иде ул. Читтә яшәүче авылдашлар кайта иде. Без инде кечкенәдән үк бу бәйрәмне түземсезләнеп көтеп ала идек. Кәефләр яхшы, быел да бәйрәмне көтеп алабыз, матур гына үткәрергә насыйп булсын, – ди Миңнефәнил Камалетдинов.

– Бүләк җыю йоласын, Сабан туен һәр елны бик сагынып көтеп алабыз, ул бит халкыбызның иң матур бәйрәмнәренең берсе. Без инде кечкенәдән үк бәйрәмгә йөрергә, Сабан туенда җырларга-биергә өйрәнгән балалар. Бүген менә балаларыбыз, оныкларыбыз да бик теләп бүләк җыю йоласына кушылдылар. Оныкларыбызга да үз гореф-гадәтләребезне күрсәтәбез, милли тәрбия бирәбез. Баулыларны Сабан туйлары белән котлыйм, бәйрәм күңелле узсын, илләребез тыныч булсын! – ди хуҗабикә Рәзимә ханым.

Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге электән Сабан туена бирелә торган бүләкләрнең иң кадерлесе булып саналган, үләкләр колга башына эленгән.  Күршеләр дә үз бүләкләрен колгага бәйләделәр, үзләренең җылы теләкләрен әйттеләр.

– Бүген менә яшь чакларыбызны исебезгә төшерәбез, элек Сабан туйлары бик күңелле үтә торган иде. Ике ел элек без ишегалдыбызда шулай яулык җыючыларны каршылаган идек. Бәйрәм, бүләк җыю йоласы ел саен кабатланып торсын, милләтебезнең гореф-гадәтләре онытылмасын, – ди күрше урамнан килгән Зөһрә Галиева.

Халыктан җыелган бөтен бүләкләр дә Сабан туе батырларын бүләкләргә тапшырылачак. Исегезгә төшерәбез, 6 июньдә – шәһәрдә, 7 июньдә Баулы районы авылларында Сабан туйлары узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев