Баулыда яшәүче Әсия Вәлиева юбилеен билгеләп үтте
Баулы шәһәрендә яшәүче Әсия Аюп кызы Вәлиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле дата белән озын гомерле юбилярны иң якын кешеләре, шулай ук Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады.
Әсия Аюп кызы күп балалы гаиләдә (алтынчы бала булып) Ютазы районының Каракашлы авылында туган, шунда унъеллык мәктәпне тәмамлаган. Хезмәт юлын Салават шәһәрендә штукатур-маляр булып башлаган.
1959 елда, кияүгә чыккач, Әсия Аюп кызы ире белән Таҗикстанга күченә. Анда ул культпросветучилищеда белем ала һәм 20 елдан артык китапханәдә методист булып эшли. Башланган чуалышлар аркасында, гаилә Оренбург өлкәсенең Әбсәләм авылына күченә. Ире белән алар бердәнбер улларын тәрбияләп үстерәләр. Бүген Әсия Аюп кызы — өч оныгының яраткан әбисе һәм алты оныкчыгының дәү әбисе.
Соңгы 20 елда Әсия Аюп кызы Баулыда яши, анда Николай Васильевич Шәрипов белән бергә актив хуҗалык алып баралар, бакча белән яратып шөгыльләнәләр. Ә тагын Әсия Аюп кызы якыннарын тәмле ризыклар белән сөендерергә ярата.
Олы яшенә карамастан, юбиляр үзенең энергиясе һәм тормыш сөючәнлеге белән таң калдыра: ул актив тормыш рәвеше алып бара, гимнастика белән шөгыльләнә һәм хәтта теннис уйный. Аның оптимизмы һәм рухи күтәренкелеге барыбыз өчен дә илһамландыручы үрнәк булып тора.
Фото: Аделина Хәбипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев