Баулылар – Гомрә хаҗында
Зур хаҗ – иман китерү, намаз, ураза, зәкать белән бергә – Исламның биш баганасының, ягъни мотлак, фарыз гамәлләрнең берсе. Гомрә исә – кече хаҗ, сөннәт гамәл. Бу сәфәргә, Зөлхиҗҗә аенда үтә торган олы хаҗ көннәреннән тыш, ел әйләнәсе барырга мөмкин. Гомрә хаҗында да зур хаҗдагы кебек гыйбадәтләр үтәлә.