Баулы районында кышкылыкка мул азык әзерләнә
Баулы районында азык әзерләү чоры кызган чак. “Миннуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгында эш темплары һәм әзерләнгән азык күләме быелгы кышны тук һәм тыныч чыгарга тулы нигез бирә. Биредә һәр терлеккә 35 центнердан артык азык берәмлеге туплау планлаштырыла. Быел яуган мул явым-төшем сусыл һәм сыйфатлы азык культуралары үстерергә мөмкинлек биргән.
“Миннуллин” хуҗалыгында һәр уңайлы, аяз көнне нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Биредә вакытны кулдан ычкындырмау һәм үсемлекләрнең файдалы туклыклылыгын саклап калу мөһимлеген яхшы аңлыйлар. Хәзерге вакытта басуларда эспарцет, клевер һәм костёр катнашмасын җыю белән мәшгульләр. Бүгенгә башкарылган эшләр күләме дә шактый җитди.
– Без бүгенгә 600 тонна чамасы печән һәм 2500 тонна сенаж әзерләдек. Бүген сенаж салу эшләре оешкан төстә бара. Алдагы бер атна яки ун көн эчендә сенаж һәм силос әзерләү эшләре тулысынча төгәлләнер дип уйлыйм. Егетләр бердәм, тоткарлыксыз эшлиләр, – дип белдерде “Миннуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Генадий Миңнуллин.
Алда әле сенаж һәм печән өчен чәчелгән 1800 гектар күпьеллык үләннәрне җыеп аласы бар. Басуда ике азык җыю комбайны эшли, ә әзер массаны ташуга биш “КамАЗ” машинасы җәлеп ителгән. Ягулык запасы алдан ук җитәрлек дәрәҗәдә булдырылган – техниканы ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә бернинди проблема да юк.
Хуҗалык басуларында тәҗрибәле механизаторлар хезмәт куя – аларның күбесе бу өлкәгә 30 елдан артык гомерен багышлаган. Аларның һөнәри осталыгы һәм үз эшләренә тугрылыгы нәтиҗәсендә, азык әзерләү кампаниясе тоткарлыксыз бара.
Виктор Безенов “Миннуллин” хуҗалыгында механизатор булып 30 елдан артык эшли. Ул комбайнда азык культураларын җентекләп җыя һәм кырда техникасының сынатмавына сөенә.
– Зур булмаган ватылулар булгалый, әмма кирәкле запас частьларны вакытында сатып алалар, заказ биреп китерәләр – без барысын да тиз арада ремонтлыйбыз. Бу көннәрдә һава торышының яхшы торуы да сөендерә, эшкә күтәренке кәеф белән кушылабыз. Хәзер сенаж әзерлибез, ә соңрак кукуруз җыюга керешәчәкбез, – ди ул.
“КамАЗ”лар басудан яшел массаны ташып кына тора. Шунда ук сенаж курганнары ясала һәм яшел масса “К-700” тракторы ярдәмендә җентекләп тыгызлана.
Николай Захаров азык әзерләү чорында “КамАЗ” руле артына инде бишенче җәй утыра – ул яшел масса ташу белән шөгыльләнә. Шофёр эшкә һәрвакыт зур теләк белән килүен, быел азык уңышының аеруча сөендерүен әйтә.
– Быел уңыш бик яхшы, сыерларыбыз кыш буе тук булыр. Хәзер сенаж салабыз, ике курганны тутырдык инде, өченчесен башлыйбыз. Шуннан соң силос әзерләүгә керешәчәкбез – кукуруз басуында эшләячәкбез, бу эш көз ахырына кадәр дәвам итәчәк, – дип уртаклаша ул.
Механизаторларга эштән озакка аерылырга туры килми – тәмле һәм туклыклы кайнар ашларны турыдан-туры басуга алып киләләр. Техникаларын туктатып, эшчеләр биредә үк бераз ял итеп ала. Төшке аштан соң – кабат эшкә, чөнки азык әзерләүнең мондый кызу чорында һәр сәгать алтынга тиң.
Күрше басуда 40 елга якын хезмәт стажы булган механизатор Семён Чернов үз тракторында пресс-подборщик ярдәмендә чабылган үләнне рулоннарга төрә. Әлеге 110 гектар мәйданда эспарцет белән костёр катнашмасы үстерелгән.
– Тракторыма 12 ел булса да, төзек, сынатмый эшли. Кырда йөргәнгә ярты ай чамасы инде, һава торышы ирек бирсә, соңга кадәр җыям, тик менә яңгырлар гына комачаулый, – ди ул. – Хезмәт шартлары яхшы, безне бик тәмле ашаталар, куелган бурычны намус белән башкарып чыгарбыз.
Азык әзерләү эшләре дәвам итә, ә июль ахырында хуҗалыкта урак өстенә – икмәк җыю кампаниясенә – керешергә ниятлиләр.
Фото: Булат Минәҗев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев