Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районында этләрне теркәү дәвам итә

Баулы районында этләрне теркәү кампаниясе актив рәвештә дәвам итә. 1400дән артык хайван чиплаштырылган инде. Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, Түбән Кама территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге вәкиле белән берлектә, йорт хайваннарын теркәмәгән кешеләр арасында рейд уздырды.

Белгечләр Кызылъяр авыл җирлегенә керүче Иске Чүте авылында йортлар буенча йөрделәр. Аларның кулларында йорт хайваннарын теркәүдән баш тарткан хуҗаларның исемлеге бар иде. Ветеринарлар беренче булып кергән йорттагы пенсионер апа ике эт, шул исәптән күршесенең этен дә ашатуын сөйләде. Беренче тапкыр ветеринар табиб килгәндә, ул чиплаштыру өчен акчасы булмаган, шуңа күрә баш тарткан булган. Аңлату әңгәмәсеннән соң хуҗабикә ризалашты һәм бу процедураның бик тиз һәм хайван өчен куркынычсыз булуына үз күзләре белән инанды.

– Күпләр чиплаштыру һәм хайваннарны идентификацияләүнең ни өчен кирәклеген ахыргача аңлап бетерми. Этне исәпкә бастыру штрафка яки салым түләүгә китерә дип уйлаучылар да бар. Алар ИНН тапшырырга кирәклегеннән дә шикләнәләр. Хәлне җентекләп аңлаткач, кагыйдә буларак, эт хуҗалары чиплаштыруга ризалаша, – дип аңлатты дәүләт ветеринария инспекторы Наталия Орехова.

Исегезгә төшерәбез: узган елдан гамәлгә кергән яңа канун буенча, этләрне бердәм базада теркәү мәҗбүри. Ветеринар белгечләр сүзләренчә, теркәү, иң беренче чиратта, югалган этләрнең хуҗаларын тизрәк табу һәм урамдагы хуҗасыз этләр санын киметү өчен кирәк. Бу чара шулай ук хуҗаларның үз хайваннары өчен җаваплылыгын арттыра. Теркәмәгән өчен беренче тапкырда кисәтү ясала яки 2 меңнән 4 мең сумга кадәр административ штраф салына, ә аннан соңгы очракларда штраф күләме 5 мең сум тәшкил итәчәк.

Икенче бер йортта да ике эт хуҗасы, белгечләрнең аңлатуыннан соң, этләренә чип куйдыртты. Аларны да бу процедура өчен салым салыну-салынмавы һәм хайваннар өчен куркынычсыз булу-булмавы кызыксындырды. Рейдлар барышында белгечләр халыкка чиплаштыруның ни өчен кирәклеген кат-кат аңлаталар.

– Кешеләр аңлый, чипларга ризалаша, әмма күзәтчелек органнары килеп җиткәч кенә шул эшкә алыналар. Моңа кадәр кайбер кешеләр баш тарта иде, югыйсә бу эш аларның үз куркынычсызлыгы өчен эшләнә бит. Федераль канунны, теләсә кайсы башка канун кебек үк, үтәргә кирәк, – дип билгеләп үтте дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илшат Гаязов.

Рейд барышында белгечләр алты адреста булды, бер эт хуҗасына штраф язылды. Районда этләрне чиплаштыру кампаниясе һәм белгечләрнең рейдлары дәвам итәчәк.

Ветеринарларны өйгә чакырту өчен гаризаны район дәүләт ветеринария берләшмәсе телефоннары аша калдырырга була.

Фото: Булат  Минәҗев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев