Шалты авылының хөрмәтле кешеләренең берсе Магзянов Әсхәт Мәхмүт улына 80 яшь тулды. Юбилярны әлеге күркәм бәйрәме белән Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Станислав Тимофеев, Шалты авыл җирлеге башлыгы Равил Мөхәмәтҗанов, мәдәният хезмәткәрләре һәм балалары котладылар.
Юбилярның тормыш һәм хезмәт юлы ихлас соклану һәм хөрмәт уята торган кешеләр буынына карый. Ул бөтен гомерен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган. Әсхәт Мәхмүт улы Татарстанның атказанган ветеринары дигән мактаулы исемгә лаек.
– Эшемне яратып эшләдем, белеп эшләдем, – ди Әсхәт абый. – Казанда ветеринарлар әзерли торган институтны тәмамлау белән эшкә керештем. Башта Әлмәттә эшләдем, аннан армия хезмәтендә булдым. Хезмәт итеп кайткач, Кызылъяр авылында ветеринар табиб булып эшләдем. Тәскирә апагыз белән өйләнешкәч, авылга кайттык яшәргә. Ул гомере буе укытучы булып эшләде. Химия, биология фәннәрен укытты.
Юбилярга сәламәтлек, тигез мул тормыш теләп, Станислав Николаевич Баулы районының 95-еллыгына чыгарылган юбилей медален, авыл җирлеге башлыгы истәлекле бүләк тапшырдылар.
Әсхәт абый лаеклы ялга чыккач та тик утырмый. Шалты авылы халкына дини хезмәт күрсәтә, дини белем бирә. Аны 2013 елда авылларына имам- хатыйп итеп билгелиләр. Ул 2026 елга кадәр авыл имамы вазыйфаларын башкара.
– Укырга, белем алырга беркайчан да соң түгел, – ди юбиляр. – 2017-2019 елларда Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсен тәмамладым.
Әсхәт абый тормыш иптәше Тәскирә апа белән 50 ел бергә гомер итәләр. Тату, мул гаиләдә мәхәббәт җимешләре булып бер кыз, бер ир бала туган. Аларга тиешле, үрнәкле тәрбия белән, югары белем биргәннәр. Бүгенге көндә Әсхәт абый белән Тәскирә апа биш малай оныкларына сөенеп тигезлектә, муллыкта яшиләр.
Фото: Равил Мөхәмәтҗанов
Нет комментариев