Татар Томбарлысы халкы да сайлауда актив катнаша.
Татар Томбарлысы мәдәният йортында урнашкан 1045нче сайлау участогына килүчеләрне чәй табыны белән каршы алганнар.
"Авылдашларыбызны самавардан чәй, татар халык ашлары белэн сыйладык", – дип хәбәр итте участок сайлау комиссиясе әгъзасы Айгөл Нәүрүзбаева.
Биредә 487 сайлаучы исәпләнә, 5се – беренче тапкыр тавыш бирүче яшьләр. Традиция бу, участок сайлау комиссиясе рәисе Рәмзия Сәмигуллина аларга бүләкләр тапшырган.
Айгөл Нәүрүзбаева сөйләвенчә, томбарлылар бик актив: кичке сәгать 7гә булган мәгълүматка караганда, сайлаучыларның 50 проценттан артыгы тавыш биргән.
"Сайлау участогына килә алмаучыларны өйләренә барып сайлаттык", – дип сөйләде Айгөл Нәүрүзбаева.
Нет комментариев