Баулы волонтёрлары социаль проектны тормышка ашыруга грант отты
Төп тема

Баулы волонтёрлары социаль проектны тормышка ашыруга грант отты

Баулының 5 нче мәктәбендә “БлагоДарение” хәйрия фонды волонтёрларының VIII слеты узды. Чара Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан иң актив укучыларны бергә җыйды. Бу яшьләрне мохтаҗларга булышу һәм үз районнарындагы тормышны яхшырак итү теләге берләштерә.

Соңгы берничә елда, “БлагоДарение” хәйрия фондын оештыручы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов тырышлыгы белән, соңгы елларда Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Ютазы районнарында укучылар арасында көчле волонтёрлык хәрәкәте барлыкка килде. Фонд мәрхәмәтле йөрәкле, эчкерсез балаларга ярдәм итә һәм аларның эшләренә юнәлеш бирә.

– Ял көнне озаграк йоклыйсыгыз килгәндер, ә сез монда килгәнсез, – дип, Ирек Салихов очрашуны шаярту белән башлап җибәрде. – Күптәннән волонтёрлык белән шөгыльләнүчеләрне дә, бу сафларга яңа гына кушылган укучыларны да күрүемә бик шатмын.

Аның сүзләрен Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров та хуплады. Ул балаларның бик мөһим һәм кирәкле эш белән шөгыльләнүен билгеләп үтте.

– Мохтаҗларга ярдәм кулы сузучы кешеләр үзләре дә рухи яктан үсешкә ирешә, – диде ул. – Безнең дүрт районда, фонд ярдәме белән, зур хәйрия эше башкарыла. Волонтёрлык хәрәкәте яшьләр тәрбияләүдә бик мөһим аспект булып тора.

Район башлыклары үз волонтёрларының хезмәтен ел дәвамында күреп, бәяләп баралар. Слётта күрсәтелгән видеороликлар моңа ачык дәлил булды: отрядлар ветераннарга һәм мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү, хуҗасыз калган хайваннарны карау, патриотик һәм социаль акцияләрдә катнашу тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. “Бүген игелек кыл – иртәгә дөньяны үзгәрт!” — иреклеләрнең төп шигаре нәкъ менә шундый.

– Игелек кылганда күңел җылылык һәм шатлык белән тула. Минем өчен “волонтёр” сүзе шәфкатьлелеккә тиң, – дип сөйләде Баулы отряды укучысы Таира Исрафилова.

— Без балаларны җаваплылыкка һәм хөрмәткә өйрәтәбез, аларда мәрхәмәтлелек хисләре тәрбиялибез. Волонтёрлык  – зур хезмәт ул, – дип өстәде Актанышның “Игелек фәрештәләре” отряды кураторы Ләйсән Ибраһимова.

“БлагоДарение” фонды директоры Ләйсән Рәхимова билгеләп үткәнчә, фонд волонтёрларга төрле укулар, мастер-класслар, тренинглар тәкъдим итә. Моның ачык мисалы — социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар бирү.

Слёт барышында, волонтёрлар үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр. Иң яхшылары матди ярдәмгә лаек булды. Грант бәйгесендә Баулыдагы 3нче мәктәбенең “Игелек нурлары” волонтёрлар отряды (җитәкчесе – Вера Горбунова) җиңү яулады. Укучылар “Дүрт игелек фасылы. Һәркем өчен бәйрәм” исемле инициативаларын тормышка ашыру өчен 80 мең сумлык грантка ия булдылар.

Чара ахырында иң яхшы волонтерлар, остазлар һәм район башлыклары бүләкләнде. “2026 елның иң яхшы волонтёрлар отряды” номинациясендә Баулының 5 нче санлы мәктәбенең “Мәрхәмәтле йөрәкләр бригадасы” (җитәкчесе – Евгения Беляева) җиңүче булды. “Dobro.ru” платформасы нәтиҗәләре буенча, елның иң яхшы волонтёры булып Актаныш районыннан Сөмбел Әсләмова табылды.

Слёт укучылар күңелендә тирән эз калдырды. Алда аларны яңа идеяләр, кызыклы проектлар һәм дөньяны яхшырту өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр көтә!

ФОТО: РАДЭЛЬ ГАЛИМУЛЛИН


Нет комментариев